Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 16

СКАЧАТЬ аны кызыксынып өйрәнсә, кайчакта разведчикларга да фора бирә ала… Ләкин бөтенесе дә моны эшләми. Үзең хезмәт куйган илнең телен, тарихын, кешеләренең менталитетын белергә, алар белән ешрак очрашырга, сөйләшергә кирәк.

      Пакистанда эшләгәндә, без Мир Гхаус Бакш Талпур гаиләсе белән аралаштык. Алар – атаклы нәсел, җирбиләүчеләр, безнеңчә әйткәндә, алпавытлар.

      Талпур белән танышуым үзенә күрә бер кызыклы вакыйга булып хәтергә уелып калган. 1967 елның көзендә мин Мирпуркхас каласында узган «мушаир»да (үзешчән шагыйрьләр бәйгесендә) катнаштым. Бәйге җиңел түгел, бер тема әйтәләр дә, мәсәлән, көз, син тиз арада бу хакта өч-дүрт строфа шигырь чыгарырга, аны сөйләп бирергә тиешсең. Ярыш урду телендә бара! Анда бер егермеләп кеше иде. Ни гаҗәп, мин финалга чыктым. Ахырда Талпур белән икәү калдык. Ул җиңде, әлбәттә, туган теле бит.

      Мушаирдан соң мине үзенә кунакка чакырды, шулай якынаеп киттек.

      Берсендә Талпур миңа гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Әңгәмә барышында аңа Мөселман Лигасы һәм Демократик партия җитәкчеләренең озакламый булачак парламент сайлауларында катнашырга тәкъдим итүләре ачыкланды. «Син сәяси хәлне беләсең, кандидатурамны кайсы партиядән тәкъдим итим?» – диде ул миңа.

      Җавабым ихлас һәм кискен иде: «Минем исәпләүләрем буенча, ике партиянең берсе дә сайлауларда җиңә алмаячак. Алар инде искергән. Мөмкинлегегез булса, Сезгә Зөлфикар Али Бхуттоның яңа Пакистан халык партиясеннән үз кандидатурагызны куярга кирәк. Яшьләр әлеге фиркагә тавыш бирәчәк», – дидем.

      Бхутто башта Тышкы эшләр министры вазифасын биләде, аннары, президент белән сүзгә килеп, оппозициягә китте һәм үз партиясен төзеде.

      Бер-ике атнадан Талпур мине Бхуттоның резеденциясенә алып китте. Биредә партия исемлегенең раслануы хөрмәтенә төшке аш оештырылган иде. Булачак сәяси көч шушында җыелган. Ашап-эчеп, тостлар әйтеп утыралар. Барысы да инглизчә сөйли. Менә чират миңа якынлаша. Борчылам бит инде.

      Мин урдуча сөйләп киттем: «Булачак премьер-министр хөрмәтенә эчәргә була», – дидем. Бхутто: «О-о-о, Сез ничек матур сөйләшәсез! Әгәр мин хакимияткә килсәм, Сезне мәдәният министры итеп билгелим. Кул астымда эшләүче министрларны урду теленә өйрәтерсез, аннары мине дә…» – диде.

      (Бхутто инглиз һәм синдхи телләрендә үтә яхшы чыгышлар ясый, нигәдер дәүләт теле булган урдуча сөйләшүдән кача иде. Хакимияткә килеп, бер ел узгач, ул дәүләт теленең асылына төшенде. Ә безнең очрашу вакытында ул властька омтылучы оппозиция лидеры гына иде әле.)

      «Кызганыч, бу мөмкин түгел, әфәнде, – диде Талпур. – Шагыйрь Хәлиулла Пакистан гражданы түгел. Сезнең сәяси карашларыгызны хупласа да, ул Советлар Союзының Карачидагы вице-консулы вазифасын башкара». «Алайса, мин аны булачак хакимиятемә СССР илчесе итеп чакырам», – диде Бхутто.

      Аннары без аның белән ярты сәгать күзгә-күз сөйләштек. Сәяси вазгыять турында Үзәккә һәм илчелеккә хәбәр җибәрдем. СССР Тышкы эшләр министрлыгыннан – СКАЧАТЬ