Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 12

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Аллага шөкер, татар театрлары яши, халык спектакльләргә йөри. Язучыларга исә әсәрләрен укучылар кирәк… Үзебезнең милләтне, телебезне саклап калу өчен, иҗат кешеләренә хөкүмәт тарафыннан ярдәм булдырырга кирәк дип саныйм. Моны шул ук грантлар аша да эшләргә була. Хәзер, әйткәнемчә, күп кенә күренекле иҗат берлекләренә – оркестрларга, театрларга һ. б. грантлар бирелә. Ул язучыларга да шул рәвештә булырга тиеш, минемчә. Яхшылабрак уйлап, үзебезнең милли иҗат әһелләренә ярдәм кулы сузу кирәк. Әлеге мәсьәләне республикабыз Президенты да, калганнарыбыз да аңлый. Бүгенге глобальләшү чорында, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу максатыннан чыгып, безнең татарча иҗат итә торган зыялыларыбыз булуы бик мөһим. Гонорар, премия күләмнәрен арттыру да күтәрелмәгән мәсьәләләр түгел. Моның уйланылган бер рәвешен генә табарга кирәк.

      – 75 яшьлек Минтимер ага белән узган гасырның 90 нчы елларындагы Минтимер Шәймиев арасында аерма бармы?

      – Бардыр, әлбәттә. Адәм баласы һәрдаим үсештә, үзгәрештә бит ул. Сәламәтлек ягыннан әйтсәк, зарланырлык түгел, яшемә карата яхшы, Аллага шөкер. Мин бик күп хәрәкәт итәм, җәяү дә, чаңгыда да йөрим, көн саен йөзәм. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Яши-яши, кайбер нәрсәләргә башкача карыйсың, кайбер фикерләр үзгәрә, яңа уйлар өстәлә… Ләкин иң мөһим максатым үзгәрешсез – һаман да халкыбызга, туган җиребезгә хезмәт итәсе килә. Өйдә кул кушырып утыра алмыйм. Сәкинә апагыз бераз ачулана инде, ул бит гомер буе минем эштән китүемне көтте, мине гел үзе янында булыр дип өметләнде. Аны да аңларга тырышам. Сүз дә юк, үземнең дә аның янында утырасым килә. Ләкин мин «эш җене кагылган» кеше булып чыктым, ахрысы. Үзегез күреп торасыз – өстәлемдә китаплар өелеп тора. Минем кабинетта беркайчан да моның кадәр китап булганы юк иде. Бик күп тарихи басмалар укыйм, архитектура, археология мәсьәләләрен карыйм. «Яңарыш» фондының эшен алып бару өчен гаять күп белем һәм мәгълүмат кирәк. Без бит тарихи ядкярләребезне дөньякүләм таләпләргә, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп торгызабыз. Бу – проектның төп үзенчәлеге. Шуңа күрә һәр адымыңны үлчәп, белеп, дөрес итеп атларга кирәк.

      – Татар халкының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Безгә, киләчәк буынга, нинди әйтер сүзләрегез, бирер киңәшләрегез бар?

      – Үз милләтебезне сакларга һәм үстерергә, туган җирне яратырга. Бу – милләткә хезмәт итү дип атала. Бервакытта да шуны онытмаска кирәк: үзебезгә кирәген үзебез эшләргә тиеш, аны башкалар эшләмәячәк. Милләтебезне, телебезне саклау, аны үстерү, халкыбызның үзаңын киләчәктә дә югарыга үрләтү – ул без башкарырга тиешле гамәлләр. Ә без булдырабыз! Үзебезнең язмышны үз кулыбызга алып, соңгы елларда ирешкән уңышларыбыз моны дәлилләп тора.

      – Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Минтимер Шәрипович! Алла ярдәм биреп, сәламәт булып, тагын озак еллар республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләргә язсын!

      – Рәхмәт.

2012

      «ТАТАР ЭЛИТАСЫН СКАЧАТЬ