Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 10

СКАЧАТЬ өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген республикабыз сәяси һәм икътисади яктан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, нык сүзе һәм алга киткән икътисады белән аерылып тора.

      Халык белән эшләү җиңел түгел, тик зарланырга да ярамый, чөнки син кайда эшләгәнеңне беләсең. Җитәкче кеше хакимияткә үзе теләп килә, аны берәү дә мәҗбүр итми. Шуңа күрә аңа беркем дә, берничек тә бурычлы түгел. Халык сиңа кылган гамәлләреңә карап бәя бирә: вәгъдә биргәнсең икән – үтә, үти алмасаң, вәгъдә бирмә.

      Президент вазифасыннан киткәч, мин шундый нәтиҗәгә килдем: республика җитәкчесе булып егерме ел буе эшләвемнең иң зур казанышы – халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, татар милләтенә тискәре карашны Россия һәм дөнья күләмендә тамырдан үзгәртү булды.

      Әлбәттә, моңа иң беренче адым – мөстәкыйльлек турында декларация кабул итеп, үз хокукларыбыз турында игълан итү булды. Ләкин ул вакытта без, күпләребез теләгәнчә, бәйсез дәүләт булып аерылып чыга алмый идек. Моның сәбәпләре бик җитди. Безгә эшне, нигездә, радикаль формада алып барырга туры килде. Моның нечкәлекләренә артык тукталмыйча, минем шуны гына әйтәсем килә: 90 нчы еллардагы тарихи вакыйгалар татарларның үзаңын үстерергә нык ярдәм итте. Ә бу бер дә җиңел нәрсә түгел, моның өчен кешедә үз-үзенә ышаныч, үз-үзенә ихтирам тудырырга һәм халыкның тарихта тоткан урынын аңлар өчен шартлар булдырырга кирәк иде.

      Сезнең буын, бәхеткә каршы, совет заманындагы кайбер хәлләрне белми, әлбәттә. Бар иде шундый заманнар: Казанда трамвайда, автобуста, урамда шәһәр кешеләре татарча сөйләшергә шикләнә иде, ул гына да түгел, кемнәрдер үзенең татар икәнен яшерә иде хәтта. Тик бу очракта беркемне дә гаепләп булмый. Вазгыять шундый иде. Үзебезнең Казанда бердәнбер тулы булмаган татар мәктәбе калды. Мәктәп дәреслекләренә үк «татар-монгол изүе» дигән төшенчә кертеп, башка халыкларда кечкенәдән үк татарга карата нәфрәт тәрбияләнә иде. Үзгәртеп кору чорында, сүз иреге бирелгәч, без үз сүзебезне ныклап торып әйтә алдык. Әлбәттә, соңгы егерме ел эчендә без үзебезнең бай тарихлы, мәдәниятле, тырыш, ипле, тынычлык сөючән, башка халыкларга һәм диннәргә тигез карашлы халык булуыбызны сүз белән генә түгел, эшебез, олы казанышларыбыз белән дә исбат иттек. Татар булуыбыз белән горурлана башладык.

      Соңгы елларда без милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык. Мөстәкыйль халык икәнебезне үзаңыбызга салдык. Бу процесс Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә, БДБ илләрендә дә барды. Милли үзаң ул – кулга тотып карый торган әйбер түгел, ләкин шул ук вакытта без башкарган эшнең әһәмияте гаҗәеп зур, һәм ул бик кирәк иде. Моның нәтиҗәләре хәзерге вакытта төрле яклап күренә. Мәсәлән, Россия хөкүмәтендә безнең милләт вәкилләре эшли. Мәдәният, сәнгать, мәгълүмат, спорт даирәләрендә бөтен дөньяга танылган милләттәшләребез күбәйде. Кызык бит, Казанга килгән мәшһүр кунаклар, үз нәселләрендә татар табылса, моны бик сөенеп сөйлиләр. Шундый бер очракны мисал итеп китерәм: күптән түгел Салих СКАЧАТЬ