Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 45

СКАЧАТЬ күпере» романын язды. Бу әсәр дә язучының дәһшәтле кара-кучкыл болытларга, тармакланып чатнаган яшеннәргә, җиһанны тетрәткән күк күкрәвенә үзенең күкрәген, дөрләп янган йөрәген ачып куеп каршы чыгуына тиң. Вәхши җәллад И. Сталинның үз иле халкын кыруын нәкъ менә татарлар – аның асыл улларыннан берсе Мирсәет Солтангалиевтән башлап керешүе хакында. Бусы Татарстан радиосыннан спек- такль рәвешендә дә тапшырылды, ахыр килеп, Р. Мөхәммәдиевне Габдулла Тукай бүләге, Төркиянең дәүләт бүләге иясе дә итте.

      Күренә ки, әдип очсыз эчтәлекләр, мавыгу-маҗаралар тасвирлау артыннан кумый, ә бәлки язу каләме очын кылдан нечкә, кылычтан үткер Сират күперләре буенча үткәрә, Иманын утлы табаларда сыный. Шуны ук «Кенәри – читлек кошы» дигән романы хакында әйтү дә хак булыр Анысы котырынган бозыклыкны, азгынлыкны аяусыз рәвештә фаш итә, каләм иясен Яхшылык, Матурлык хакына көрәшүче сурәтендә гәүдәләндерә.

      Ә гомумән, яхшылыкны, матурлык, кешелеклелек, мәхәббәт, табигатьне чагылдырып язганда, Ринат Мөхәммәдиев үзен тылсымлы, игелекле каләм иясе буларак күбрәк таныта. «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял» повестьлары, байтак хикәяләре аның чәчмә әсәрләрдә шигърилек тарафдары икәнлеген ап-ачык күрсәтә. Әдәбият түре- нә ул шундый ният белән аяк атлады да шундый ният белән үз укучылары куенына, күңеленә сыенды, теләктәшлек тапты. Асылда, ул үз холык-табигате белән дә игелекле затлардан. Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә һичбер каләмдәше белән телгә, пычакка-пычак килмәде, үз фикерен ипле, киң, тирән, саллы, дәлилле итеп әйтә, җиткерә белде. Әлеге сыйфатына ул һәрдаим тугрылыклы. Ихтимал, шушы сыйфаты, шушы гадәте, шушы холык-фигыле аны сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе итеп үстергәндер, таныткандыр да. Хәер, ихтимал түгел, ә бәлки тәгаендер, тәгаен. Ул ишле игенче гаиләсендә дөньяга килгән, көн күрмешнең ачысын-төчесен байтак татыган, халык тарихын, хәзерге тормышын яхшы, төпле белә, җөпләп, тасвирлап яза, җанына иңдерә, фикеренә сала. Әлеге нисбәттән аның иҗаты да халыкчанлык хисе белән сугарылган, кешеләрнең үз ышанычларын җуймаска чакырудан гыйбарәт.

      Нихәл итәсең, еллар, фасыллар, көннәр-сәгатьләрне авызлыклап, тезгенләп, вакыт тәгәрмәчен тырнакларына күсәк тыгып туктатып булмый. Карасана әле: кайчан гына беренче шигырьләрен сырлаган, беренче мәкаләләренең, хикәяләренең матбугатта дөнья күрүләренең тыелгысыз шатлыгын кичергән Ринат Мөхәммәдиев бүген инде ярты гасырлык гомеренең икенче яртысы таңын каршылый. XX гасыр уртасында туган, ә хәзер шул гасырны түгәрәкләргә дә җыена. Канлы, дәһшәтле, газаплы гасыр. Шул ук вакытта мәшһүр дә, шәүкәтле дә гасыр. Тарихны төзәтеп, үзгәртеп булмый. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән дөньяга килгәнсең икән, бар омтылышың, максатың вакыт галиҗәнабына, замандашларыңа кеше икәнлегеңне миһербанлы, өммәтле, иманлы булып кына раслый аласың. Ринат Мөхәммәдиев – шуны тәфсилле раславы белән бүген үк бәхетлеләр кавеменнән.

      Иң мөһиме, теләгән шәттә, ул яшенне дә турылый алырдай затлардан. Ул аны, кызган кылыч итеп, Матурлыкка, Батырлыкка каршы мәңге күтәрмәве СКАЧАТЬ