Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 44

СКАЧАТЬ Ирвинг Стоун кебек дияргә кирәк. Идегәебез булган. Ләкин халык аның хакында дастан иҗат итмәсә – ул кем? Онытылыр идедер. Шанлы Тукай бар, тик аны халкыбыз данламаса – ул кем? Бөек Җәлил һәлагеннән соң да исән. Әмма шәүкәтләрлек халык, бөтенебез, ахыр килеп, берәү булмаса – без кем?

      Әгәр дә куш учка сыярлык бәләкәй Җир шарында гомер сөрүче адәми затлар бүген илаһи бер татар халкы яши, яшәячәк икәнлеген белергә, танырга, әңгәмә корырга, сәүдә итәргә тели икән яисә теләми икән, үз ихтыярларында. Сөбханалла, туфрагыбыз сукаланган, орлык чәчелгән, рухыбыз Тукайча, Җәлилчә, моны әйтүебез, белдерүебез Мостафиннарча. Тыйнак кына. Ипләп, сипләмичә. Ашыкмыйча, артык ашкынмыйча. Энәне кая кадап, җебен ничек йөртәсе икәнен анык белеп. Гөнаһыбызны танып, савабыбызны табып.

      Шулай итеп, уртак мәсләгебез, өммәтебез, иманыбыз исән-сау икән, Рафаэль Мостафиннарыбызны онытмаслык итик әле. Хәлемнән килгән сурәттә шәхсән аны «Татарстанның халык язучысы» дип атар идем. Имзамны рәхәтләнеп, ихластан куеп. Мөһерен, тыннарын өреп, тиешлеләр – без сайлаганнар басарлардыр, шәт.

      Әнә генә бит ул. Йөри. Күңеле күтәренке, әйткәннәре сабыр, мәгънәле. Димәк, яши. Яши икән, гел яза инде. Ак итеп, пакь итеп, Иман шарты белән. Елмаеп. Халкыбызга, һәммә кешегә саулык, мәдәт теләп.

      Без Рафаэль ага Мостафиннарыбыз булу белән дә бәхетле әле. Чөнки бәрәкәтле Баулы төбәгендә 1931 елның 14 маенда дөньяга килеп, хәзергәчә егерме тугыз китап нәшер иткән бу затлы кешебезне җөмһүриятебезнең бар тарафында да олысы-кечесе кадерләп каршы ала, олылап озатып кала. Язуы, иҗаты, фәнни, җәмәгать эшчәнлеге белән әүвәлге бөтен илебездә танылган, әсәрләре дөнья халыкларының дистәдән артык теленә тәрҗемә ителеп чыккан, төрле газета-журнал, оешмаларның дәрәҗәле премияләренә, дипломнарына, ахыр килеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «М. Җәлил бүләге иясе» дигән исемгә лаек булган.

      Үзе язганнары гына түгел, ә бәлки аның хакында язылган бихисап мәкаләләр, хезмәтләр дә гаять гыйбрәтле, хәтеребезгә, күңелебезгә, каныбызга шифалы сурәттә сеңеп калган. Ошбу нәрсә каләм иясе өчен үтә дә газиз, истәлекле фигыль.

      Кеше гомере әүвәл-әүвәлтеннән фасыллар дәвамы, яшәлгән яшь белән түгел, эшләгән эш, кылган гамәл белән дә үлчәнеп килә. Бу җәһәттән караганда Р. Мостафин һичкайчан гаҗиз булмады, нәүмиз калмады. Шул инде: эш аты сукада, буразнада, чабышта сыналса, ир-егет туган халкының рух көзгесендә ни рәвешле чагылуында сынала. Ә ул исә беркайчан да, бәгъзеләр әйтмешли, «ачка үлсәм үләем, бәрәңге өяргә иелмәем» дигән шикелле булмады. Әйтик, Болак, Кабан күле кебек, мәркәзебезнең йөзек кашы саналырдай изге урыннарны яңартырга, мәңгелек итәргә омтылу хисе, фикере белән мөлдерәмә тулы мәкаләләре, китаплары үзләре генә дә асыл мәсләк, мәгърур максат нияте, ахырында, бизмәне бит.

      Һәрхәлдә, татар халкының мәңгелек чылбыры тарихын, бүгенгесен, булачагын тәшкил иткән һәрбер мизгелгә Рафаэль Мостафинның фәкать игелек кенә СКАЧАТЬ