Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 49

СКАЧАТЬ бар иде ич. Насыйп итмәгәндер инде. Әйтик, «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары» (Эрих Распе), «Мэри Поппинс» (П. Трэверс), башка тәрҗемәләре – болар Г. Сабитовның тамак хакына эшләгән эшләредер. Шул ук вакытта бу – аның дөнья әдәбияты белән таныш булганы, шуны татар халкына җиткерергә теләве, күбрәккә ирешергә, югарырак менәргә, менгерергә теләве дә иде.

      Ай калка да бата, батар да калкыр…

июнь, 2001

      ХАЛКЫБЫЗ УЛЫ

      Бу көннәрдә Казан һәм республикабыз, Ватаныбызның барлык халыклары белән бергәләп, бөек язучы Максим Горькийның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Ул үзе болай дип язган: «Мин Нижний Новгородта туганмын, ә рухи як- тан – Казанда». Шуңа күрә без аны үзебезнең якташыбыз дип йөртәбез. Ул – халык язучысы. Каләмен үз халкының маңгай тиренә һәм канына манып язган язучы. Горький шундыйлардан. «Кеше – горур яңгырый!» – аның бу тәгъбире азатлык, хөррият, инкыйлаб (революция) көрәшчеләренә, халыкка эчәр су кебек иң кирәк чагында әйтелгән.

      Казан – гаҗәеп шәһәр. Сүз уңаеннан «Безнең шәһәребездән күпме революционер чыкканлыгын беләсезме?» дип сорыйсы килә. Әлбәттә, беләсез булыр. Ә менә ник шулай икәнен беләсезме соң? Шушы хакта уйлаганыгыз бармы икән?

      Безнең ата-бабаларыбыз сулаган һавада иреккә сусау рухы һәрвакыт күп микъдарлы булганга, дип әйтергә мөмкин. Ул Пугачёв белән Бәхтияр Канкаев, Салават Юлаев восстаниесенә кадәр үк җыела башлаган. Моңа кадәр өч дистә еллар элек үк (аңарчы да байтак) Акай һәм Килмәк, Карасакал һәм Батырша батырларның баш күтәрүләре ду килгән. 1735–1740 елларда гына восстаниегә кушылган 696 татар-башкорт авылы яндырылган, 16893 кеше үтерелгән, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка сатылган, 3236 кеше каторгага җибәрелгән. Казан губернасында гына да 536 мәчетнең 418 ен җимереп ташлаганнар. Ә аларның һәркайсы янында берәр-икешәр милли мәктәп, мәдрәсә дә булган бит. Халыклар социаль һәм милли изүне күтәрә, күрә алмаган. Декабристлар восстаниесендә дә дистәләрчә якташларыбыз катнашкан.

      Казан шәһәренең Ватаныбыздагы беренче марксист Николай Федосеев, народниклар Вера Фигнер, Николай Кибальчич, большевиклар В. И. Ленин, Н. Э. Бауман, X. Ямашев, Я. М. Свердлов, С. М. Киров, М. Вахитов, А. И. Рыков (Лениннан соң совнарком председателе) исемнәре белән бәйле икәнен без яхшы беләбез һәм моның белән горурланабыз. Алар арасында кешеләрне горур булырга өндәгән Алексей Максимович Горькийны да атау бик куанычлы. Ул инде Казанка, Кама һәм Идел елгалары өстендәге акчарлаклар гына ирекле булуын, ә кешеләрнең тормыш төбендә яшәгәнен бик яхшы белгән. Һәм «Кеше – горур яңгырый!» дип, «Лачын турында җыр», «Давыл хәбәрчесе турында җыр» язып, патша белән аның ялчыларына каршы көрәшкә күтәрелергә өндәгән. Бу җырларны ул «Балачак» һәм «Малайлыкта» дигән әсәрендә тасвирлаган газап-михнәтләрне башыннан кичергәч, Казанда тормыш университеты үткәч язган.

      Дөньяны тамырдан үзгәрткән Ленин – әле Владимир Ульянов чагында, тормышны төптән аңлаган Горький – әле Алексей Пешков вакытта, СКАЧАТЬ