Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 46

СКАЧАТЬ балалары, әнкәй янында гына түгел, бәлки фани дөньяда да кунак кына икәнлегебезне тагын бер тапкыр искәртеп куябыз. Озакламый шуны яңадан онытып җибәргәләвебез генә кызганыч.

      Әлеге иҗат үрнәге хакында мондый ук фәлсәфәгә бирелүне кемдер урынсызлыкка, арттырыбрак әйтүгә санар. Һич юк. Әйбәт, тәэсирле шигырь чәчәккә тиң. Ә ул укучыдан үзен күңел күзе белән, яратып кабул итүне дә сорый әле. Шушыңа ирешсә, әлеге чәчәккә иртәнге чык тамчысы куна да, ул тагын да матуррак, гүзәлрәк төс ала. Әлеге сыйфат Робертның шигырь үрнәкләренә дә хас. Шул чакны аның, ямьсез кабырчык ачылып, эчендә ахак энҗе җемелдәп киткәне сыман, гаҗәеп бер үзенчәлеге балкып куя. Теге таң чыгы кинәт кенә укучының күзеннән тамып төшкән күз яшенә тиң күренешкә әйләнә. Менә бер өлге. Ул озын итеп – «Кечкенә бер авылдагы бер башлангыч мәктәптә укучы кечкенә малайлар турында моңсу шигырь» дип атала. Бөтенләе белән укыйк әле.

      Беләсезме ничәү без?

      Бөтенебез бишәү без!

      Биш партада – бишебез,

      Мәктәптә биш кеше без.

      Беренчедә – Ким, Хәлим,

      Икенчедә – Рим, Сәлим,

      Өченчедә – Мирсәлим.

      Юк ла, алтау икән бит

      Укытучы белән без!

      Барыбер күңелсез шул –

      Үзебез дә беләбез.

      Тәнәфескә чыксак та,

      Шау-гөр, чыр-чу киләбез,

      Башка малайлар кебек

      Елмаймыйбыз, көлмибез.

      Сез ник моңсу дисезме? –

      Анысын без белмибез.

      Без бик аз бит мәктәптә –

      Бәлки, шуңа күрәдер?

      Нишләп без күп түгел соң?

      Бәлки, зурлар беләдер?!

      Биредә баягы күз яше соңгы ике юлдан саркып чыга. Малайлар үзләренең бишәү генә икәнлегенә моңаешып утыра. Бу аларның бүгенге көннәре хакында гына уйланышуы түгел. Алар үзләренең иртәгесе өчен кайгырыша, каңгыраша. Ахыр килеп, Илнең, хәтта дөньяның ук киләчәк бөтенлеге өчен. Җитмәсә, араларында тансыкка чәч толымыннан тартырлык бер кыз да юк.

      Дөрестән дә, Миңнуллинның иҗатын тоташлый гөлбакча гына тәшкил итми. Язын сокланган чәчәкләрен көзен, сулгач, таптап йөрүчеләр бар. Шагыйрь әлегедәйләрне кайта-кайта искәртә. Шуңа күрә аның шигырьләре вакыты-вакыты белән нәфис, нәзберек бакча чәчәкләрен хәтерләтсә дә, алар иң әүвәл шул ук бакчадагы гөлчәчәккә йә урмандагы, кырдагы, тирән чокырлардагы гөләпкә тартым. Күз явын алырдай булсалар да чәнчәләр. Бармакны да, йөрәкне дә. Өлкәннәргә аталган әсәрләрендә генә түгел. Тормышның, яшәүнең матурлыктан әүвәл авырлык та икәнлеген балалар өчен язылган шигырьләрендә дә тоеп, бармакка шырпы кадалгандагыча, сискәнеп киткәнеңне сизми дә калырлык. «Арбада барганда» әсәре шул җәһәттән сәер. Болай ди:

      Нин-ди юл бул-ды соң… бу?

      Чо-кыр-мы, юл-мы соң бу?

      …Һәр а-дым-да си-кәл-тә

      Һәм та-гын да си-кәл-тә…

      Бер караганда сүз уйнату, күз камаштыру гына ише. Әмма төптән уйланган исәптә аң киңлегендә, күңел түрендә, оясыз калган кош хәлендәге кебек, сагаю, пошыну, борчылу, сискәнү хисе чәбәләнергә, чәпәләнергә керешә. Туктале, бу нинди юл? Без ата-бабаларыбызны, әби-әниләребез, үзебез, тоташлые белән халкыбыз, милләтебез, гомумән, үткәнебез, бүгенгебез, хәтта киләчәгебезне СКАЧАТЬ