Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 48

СКАЧАТЬ иде. Шуннан бирле ипи алып кайту Гыйззәтнең көндәлек вазифасы булып китте. Ипи гаилә табынына көн дә кирәк. Кәүсәрияне ач калдырасың килмәсә, ипи алып кайт, Гыйззәт. Әмма онытма – кичке табын сәгать җидедә!.. Инде менә сигезләргә кадәр кайтмый башлады. Моннан соңарганрак көннәре дә байтак.

      – Сөткә кергәнсең. Шуннан бер адымдагы кибеткә дә керә кайтсаң, аягыңа сөял чыгар идемени? – ди Гыйззәт канәгатьсез генә.

      – Букчага сыймый.

      – Буш кулыңны селтәп кайттыңмы?

      – Ә портфель?

      – Култык астыңа кыстыр идең.

      – Портфельнеме?

      – Ипине! – Гыйззәтнең тавышы шактый күтәренке чыга. – Гомумән, ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомер һаман бер проблема! – Кызса, Гыйззәтнең шулай гаилә бәхәсен фәнни нигездә хәл итәргә омтыла торган гадәте бар. Сүзне ул тарих белән бәйләп тәмамлый: – Хан кызы булып беттегез…

      – Көн дә вакытында кайтсаң, ярты бөтен ипи ала кайтырга елап торыр идемме соң мин, йа Хода! – Әйткәненә фаҗигалерәк төс бирер өчен, Кәүсәрия кулларын ялварган кыяфәт белән югарыга җәеп җибәрә. – Шәп принцип, көнләшеп үләрлек! Подъезд төбендәге ипи кибетенә төшеп менәр өчен, ярты сәгать тарткалаша. Фельетон язарга менә дигән чимал, игътибар ит, иптәш корреспондент.

      – Хәзер фельетоннарны шул хакта язсаң гына инде, – дип килешә газета корреспонденты Гыйззәт һәм плащын да киеп тормастан чыгып китә. Ул тиз арада әйләнеп керә дә өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куя. – Ә нигә ул ипине ике көнгә бер бөтен итеп алмаска? Врач миңа искергәнрәк ипи ашарга куша.

      Бер-берсенә карашмый гына ашый башлыйлар.

      – Андамыни эш?!

      – Күптән шулай диләр аны. Белмиләр ди хәйләңне.

      – Хәйлә?

      – Хәзерге заман ирләрен ипи белән кендегеннән бәйләп куя алам дисеңмени? Синең баш булып синең баш шуңа җитмәгәч.

      – Бәлки, мин… синең тавышыңны ишетәсем килептер… – ди Кәүсәрия, өчәр күрәгә салып, чәй ясый. – Кирәкми миңа синең ипи алып кайтуың. Миңа синең вакытында өйгә кайтуың кирәк.

      Ире, ни әйтергә белмичә, тамагын кырып ала.

      – Кухняга яңа урындыклар аласы бар икән, – ди ул, бик зур ачыш ясагандай. – Аяклары какшаган, селкенәләр. Алганыбызга дүрт ел ич инде.

      – Боларына бер ел. Тегеләрен әниләргә бирдем.

      Үзенең кем икәнлеген белгертергә сәбәп чыгуына эчтән куанып, инде ире һөҗүмгә күчә:

      – Һаман әнкәләреңә! Нинди эш ул? Сатып алырга өлгермисең, икенче көнне үк аларга күчә.

      – Алар модадан чыккан иске әйберләр ярата… Улыбыз Шамил туганга бер ел үттеме-юкмы – анысын да аларга биреп җибәрдек ич. Инде алты ел тора! Моңа каршы килмәдең шикелле?

      Гыйззәткә дә чигенергә туры килә. Алай да нинди җиңелүдә дә ир ир булып кала белергә тиеш:

      – Барыбер аяклары какшаган, – ди ул, карышып.

      – Юк. СКАЧАТЬ