Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 47

СКАЧАТЬ җитәрәк, егетләр Заурның янтыгына төртеп-төртеп куярлар. Теге кыз заты юри генә, гореф-гадәт кушканча гына, чолангамы – кая качкан булыр. Заур барыбер табачак аны. Табачак та егетләр каршына баянының каптырмасын яшел каймалы ефәк кулъяулык белән бизәп чыгар. Ул өйгә соңыннан Хатип та керердер. Ләкин теге кыз Сабан туена бер генә кулъяулык чиккән булыр шул. Кызларның Сабан туена берәр генә кулъяулык чиккәнлеген Исрафил Бакиров онытмаган әле.

      Тиздән, бу болынны тутырып, көрәш мәйданы җыйналыр. Бәхет менә шул инде ул – үз көрәш мәйданың булу, шуннан торып, дөньяга үзеңнең кемлегең хакында аваз салу, җиңү даулау.

1976–1978

      УЕН

I

      Берәү булса, Кәүсәриянеке ише тормышта куанып кына яшәр иде. Ләкин ул эштән соң буш квартирга кайтып керүне өнәми башлады. Тол хатынмы әллә ул? Чынлап уйласаң, аның Гыйззәте кунарга гына кайта. Ашый, йоклый, китә. Ашый, йоклый… Ул хәтта ял көннәрендә дә юк шикелле – һаман язу белән мәшгуль. Ашавы – аяк өсли, йокларга ятса – күзе ачык. Төн уртасына хәтле утыруы җитмәгән, урын-җирдән сикереп тора да, ут кабызып тормастан, өстәле янында кәгазь кыштырдатырга керешә.

      Кәүсәрия, тыштан йозакны ачканчы, кыңгырау төймәсенә басып ала. Янәсе, ул шылтырата, аны көткәннәр, аңа ишек ачалар… Юк, ишекне ул үзе ача. Эчкә уза, ә анда телефон шылтырый икән. Туфлиен салып түргә узганчы, телефон тына да. Аннары ул чишенми генә кухняга үтә, анда сөтле сеткасын калдырып чыккач, портфелен идәнгә куеп, караңгыда гына плащын сала, күлмәген халатка алыштырып кия. Шуннан соң гына ут кабыза. Ә бәлки, аның күлмәген яктыда алыштырып, иренең үзенә карап торуыннан ояласы киләдер? Ул чагында каршыдагы йорт тәрәзәсеннән берәүнең бинокль белән күзәтүенә төкереп тә бирмәс иде! Өстен алыштырганда, ул менә ни өчен ут кабызмый. Ләкин иренә: «Син минем чишенгән чагымны карап тор, минем ояласым килә», – дия алмый лабаса инде ул!

      Кәүсәрия алып кайткан сөтен кәстрүлгә салып кайнатырга куя. Табада май эретеп, йомырка тәбәсе куыра, дүрт алма, яшел суган, күрәгә юа. Шуннан соң бүлмәгә чыгып, телефоннан шылтырата, тик озын зыңнар гына ишетә. Аннары ул озаклап табын әзерли, күкеле сәгатькә күз төшереп ала да, уфтанып, кухня утын сүндерә, бүлмәгә чыккач утны кабызып, телевизорны тоташтыра, кәнәфидә алма ашый-ашый, бермәл карап утыра. Моңа да озак түзми, кичә юган керләрен үтүкләргә керешә. Кичә кер юу, бүген үтүкләү, иртәгә бәйләү (иренә шарф), берсекөнгә…

      Бары тик шул вакытта гына, сискәндереп, ишек кыңгыравының чыңлаганы ишетелә. Гыйззәт, аны куркытмаска тырышып, төймәгә кыска гына итеп басып ала, ләкин Кәүсәриянең бер дә сискәнми калганы юк әле.

      Ул ишекне барып ача, кухня утын кабыза да йомырка тәбәсен җылытырга, чәйнекне тагын бер кат кайнатырга куя. Исенә төшеп, чәйнектәге суны түгә дә краннан яңа су агызып утырта – иренең үт куыгы авырта, врачлар аңа бер кайнаган суны яңадан кайнатып эчмәскә кушканнар. Күкеле сәгать сигезне суга. Ире чишенеп керә дә алма ашый башлый, ә Кәүсәрия сүзсез генә аңа карап тора.

      – Ник дәшмисең? – ди Гыйззәт.

      – Ә син?

      – Карыным ачты.

      – Минем дә.

      – Аша, кем куша ашамаска?

      – Сине көтәм.

      – Рәхмәт.

СКАЧАТЬ