Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 49

СКАЧАТЬ өчен генә мәллә?.. Ипи алып кайтмый, имеш! Тун алып кайтам дигәч җибәрмәде, үзе китте. Һәм алып кайтты… дүрт йөз тәңкәлеген аласы урынга сигез йөзлекне!.. Театрларда биш пьесам уйналып ятамыни? Ипи!.. Күрсәтәм мин хәзер сиңа ипи!» – дип уйлана Гыйззәт. Кесәсеннән вак акча алып, телефон будкасына кереп китә дә номер җыя. Ул тәмәке дә тарттырмыйча квартирыннан урамга куып чыгарган хатынына шылтырата. Башка көннәрне тартканны, бүген ник ярамаган?.. Тик мөнәсәбәтләрне чуалтып җибәрү өчен артык кечкенә сәбәп түгелме соң әле бу? Гыйззәт трубканы элеп куярга уйлаганда гына, Кәүсәриянең чит кешеләр белән сөйләшкәндә генә куллана торган мөлаем тавышын ишетеп туктап кала. Әнә ич:

      – Тыңлыйм сезне, – ди хатыны, бактың исә елмаядыр да әле. Шушы тавышы һәм шул елмаюы белән ирен каршыласын ул!

      – Гафу итегез, ханым… – дип, Гыйззәт сүзне ничек башлап китәргә белмичә тотлыгып кала. Тәмәке тарттырмыйча өйдән куып чыгарганы өчен генә, йокы алдыннан шундый матур, йомшак тавыш иясенең кәефен кырырга ул бит әле катып беткән хиссез ир түгел! Ул, шаяртырга, өйгә кергәч, рәхәтләнеп бер күңел бушатырга исәпләп: – Ханым… бу… Айзек Азимовлар фатирымы? – дип сораганын сизми дә кала.

      – Юк, номерны ялгыш җыйгансыз, – ди Кәүсәрия коры гына.

      – Җиде – кырык – кырык тугызмы?

      – Җиде – кырык – кырык тугыз. Тик Айзек Азимовлар монда тормый.

      – Гафу итегез, ханым… Ә кайда тора?

      – Мин аның секретаре түгел. Әлегә сөяркәсе дә түгел! Белмим.

      Гыйззәтнең рәхәтләнеп көләсе, үзен танытасы килә, ләкин ул, үзен тыеп:

      – Аның телефон номерын әйтә алмыйсызмы? – дип кенә кала.

      Ә Кәүсәрия:

      – Америка илчелегенә шылтыратып белешкәч хәбәр итәрмен, – ди дә трубканы куя. «Тинтәк!.. Эше юктыр бичараның, телефон белән уйнамаса… Биноклен ташлап, телефонга керешкән икән, бичара. Тапкан юмор!..»

      Хатынының шушындый уйлар белән софага барып ятканын Гыйззәт белми. «Ник танымаган булып кыланды әле соң бу? Җиде ел бергә торган иренең тавышын танымау ни дигән сүз ул? Ул ничек танытырга белер!.. Тукта, кызык түгелме соң бу? Шаярсын әле Гыйззәт!» Ул тагын номер җыя.

      Кәүсәрия алмаска уйлый, әмма авызын каплыйм әле шуның дип, юрганын селтәп ата да йөгереп килеп трубкага үрелә. Тик, иренең, йә үзенең берәр таныш-белеше була калмасын дип, беренче сүзен тагын:

      – Тыңлыйм сезне, – дип башлый.

      – Гафу итегез, ханым, сез мине берәр исерек дип уйлагансыздыр инде, әйеме? – ди Гыйззәт.

      – Юк, – ди Кәүсәрия, ярсуын бары тик кан басымы күтәрелмәсен өчен генә тыеп.

      – Рәхмәт.

      – Исерек дип түгел, тинтәк дип уйладым.

      «Таныган бу, – дигән шик төшә Гыйззәтнең күңеленә. – Менә көләдер!»

      – Рәхмәт… Мин моның киресен исбатлармын, ханым.

      – Псих! – ди Кәүсәрия, трубканы ташлагач.

      Аны ишеткәндәй, Гыйззәт тә кабатлый:

      – Псих…

      – Телефонны СКАЧАТЬ