Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 44

СКАЧАТЬ суккан шикелле… Ә нигә – суксын. Белсеннәр!» Аннары ул, бушагачрак, гаризасын укып карады.

      «… авылының иптәшләр судына

      «Туры юл» колхозы председателе И. Т. Бакировтан гариза.

      Мин тракторчы Заур Бакировны, Сабан туе уза торган урынны аммиак белән көйдергәне өчен, иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм. Кайберәүләр аръяк болын зур ул, бәйрәм итәр җир бетмәгән, чүп өчен егетне рәнҗетү ярар микән, диярләр. Юк инде! Чүп эш түгел бу! Бит халык алай дими – бәйрәмен гел бер урында үткәрә. Быел нишләрләр – көрәш мәйданы урыны сап-сары, корыган. Ике-өч елсыз үлән дә үсмәс анда, мөгаен. Ул бит бөтен авыл күңеленә сары ямау салып куйган, оятсыз. Ә безнең авыл кешеләренең күңеле беркайчан да ямаулы булганы юк. И булмас та! Бигрәк тә – сары… Бу бит – хурлык! Комсомол башы белән ничек шушы эшкә барган? Механизатор була торып… Сабан туе мәйданнары бозар чакмыни хәзер?! Торганнар мәңге һәм торырлар мәңге! Менә шушыларның һәммәсен искә алып, Заур Бакировны, әгәр әз булмаса, бер… 50 тәңкәгә штрафка тартуыгызны сорыйм. Бәлки әле, көрәшче буларак, быел аны көрәшүдән мәхрүм итү ягын да уйламаска микән.

Имзам: Бакиров И. Т.2 июнь, 1976 ел».

      Беркавым уйлап торгач, Исрафил Бакиров гаризаны яңадан күчереп язды. Бу юлы, баягы ачуының кимүе шикелле үк, гариза да шактый кыскарган иде инде. Бусыннан канәгать калып, яңадан укып чыкты.

      «…Сабан туе бәйрәме уза торган урынны сыек аммиак белән бозганы өчен, механизатор З. Бакировның тәртибен иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм».

      «Иң әйбәте – шома чыкты, – дип уйлады ул. – Калганын мин аның күзенә карап әйтәм».

II

      Председательнең үз малаен судка бирүе турындагы хәбәр, яңа чыккан черки көтүедәй, авылда өч көн гөжләп торды.

      Ата белән ул арасында әңгәмә булып алды.

      – Үпкәләдеңме? – диде Исрафил.

      – Авыл ич бу, бөтенесен каян карап бетерәсең? Ак перчатка кисә, мәче тычкан тота алмас иде.

      – Өйлән син, акыл кермәсме.

      – Акыл кергәч карарбыз.

      – Синең хәтле чакта ике малай бар иде инде безнең.

      – Моңа акыл кирәкмәс.

      – Телең озын…

      – Бер дә харап: чирәм ашлау ярамаган.

      – Ашламаган – бозган.

      – Ә үзегез? Имәсез җирне коры сөяккә калганчы. Аммиаксыз да химиясез ни безнең җир? Кысыр сыер. Ни кала сездән безгә? Кайда таш, кайда ерганак… Исенә төшкән берәүнең, аммиак тамчысы саный. Күпме санасаң да, аның соңгы тамчысы үз битеңә төшә синең.

      – Минем биткә шул. Кем малае бозган? Председательнеке. Шелтәләп кара шуннан соң берәрсен. Күз ачырмая- чаклар, – диде Исрафил. Ә эченнән генә: «Хаклыгы да бар малай актыгының, – дип уйлады. – Күп имгәттек җирне. Имәсен имдек җан кисәгенең. Әле ярый вакытында туктадык». – Бездән сезгә ни каламы? Аена ике йөз сумлык хезмәт хакы кала. Сиңа, тракторчыга – ике йөз! Ә миңа – председательгә күпме? Миңа да шул чама. Сизәсеңме СКАЧАТЬ