Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 33

СКАЧАТЬ Юл тигезләнде, киңәйде, борылышлар бетте. Тәгәрмәчләр чалуламый башлады.

      – Бәлки, кире борылып, карап килергәдер? – диде Мәсхүдә.

      – Саламнан инә эзләтмәкче икәнсең… Табарсың урманда ябалак!.. Саташасың, дисәм…

      – Кире борыл, кеше булып, таптатмагаек.

      – Чыннан да шулай булуын теләмисеңдер ич? Таптаткан булсак, безнең туйлар очты-китте, җаным.

      – Борылырга куркасыңмыни?.. Син икенче кеше булып күренә башладың. Хәзер син икәү, ә миңа аларның берсе генә кирәк. Мин сай-лар-га керешәм!..

      Зиннәт көлеп җибәрде:

      – Мәче башлы ябалакка көндәш булыр көннәр дә бар икән әле.

      – Мин – студент. Нинди формулаларны да бер карауда отарга күнеккән. Анда – кеше формуласы, – диде Мәсхүдә, артка таба баш изәп. – Курыкма, без аны таптатмадык, ул тайпылып калды.

      – Анда эт тә юк. – Зиннәт тизлекне арттыра төште.

      – Алайса, бераз көтеп торыйк, куып җитсен. Утыртып кайтырбыз.

      – Үзебезне «утыртмагайлары» төн уртасында. Беләсең килсә, моннан дүрт чакрымдагы совхозда консерв заводы салалар. Шартлы хөкем ителгәннәр. «Ит игелек – көт явызлык» килеп чыкмагае.

      – Миңа ышанмавыңның һәр минуты сине миннән ерагайта, Зиннәт. Бәлки, бу… безгә төшкән сынау ише бернәрсәдер?.. Холыкларыбызны сынау…

      – Нинди сынау? Хәзер бабайларга кайтып җитәбез. Өзеп керәбез суган, кыяр… Әби сауган кичке сөт… Ачабыз бер шампан суы… Таң атканчы, таң атканчы!.. Телисеңме, бергә таң каршылыйбыз бүген? Бабайның алма бакчасында куышы бар. Ятасың… күз ачык… бервакыт мунча артындагы чиялектә сандугач сайрап җибәрә…

      Урман артта калды. Юл уйсулыкка төшеп китте. Берара коры елга үзәне буенча баргач, ул яңадан үргә күтәреләчәк. Ә анда менеп җиткәч, авыл өйләренең сирәк утлары күренер. Аларның җирдәге тәрәзәләрме, әллә күктәге йолдызлармы икәнлеген беренче мәлдә тиз генә аерып та булмас.

      – Туктат! – Мәсхүдә ишекне ачып җибәрде, машина эченә су, пычрак чәчрәп керде. – Сикерәм, юкса!..

      – Паласны буялтасың ич, яп! – дип кычкырды Зиннәт һәм, тормозга басып, ишеккә үрелде, ләкин өлгерми калды: Мәсхүдә юеш җиргә сикереп төште. Мотор сүнде, һәр икесенең еш-еш сулыш алганы һәм авыл ягыннан эт өрүе, казлар кычкырганы гына ишетелеп торды.

      – Утыр, – диде Зиннәт.

      – Рәхмәт. Машинаңның паласын буйыйсым килми.

      – Шаярма, соңарабыз.

      – Ә миңа иртәләгәнбез шикелле.

      – Нинди иртәләү? – Зиннәт Мәсхүдәнең тел төбен аңлап җиткермәде, ә тавышының калтырап чыгуын кичке салкын һава чиркандыруыннандыр дип кенә уйлады. – Иртәләү… Сәгать… ун тула инде… Бабай белән әби күптән яткандыр, уятуы кызганыч булыр… ә юк, уятабыз. Бабайның карлыган бөресеннән ясаган төнәтмәсен татымыйча, сине дә йоклатасым юк.

      – Син кайта тор, Зиннәт.

      – Ә син?

      – Син йокыдан уянуга кайтып җитәрмен.

      Артта, урман аръягындагы Кама өсләрендә, аҗаган канат җилпеп алды. Шуның күктәге шәмәхә шәүләсе сүнгәч, караңгылык куерып китте. Зиннәт моторны кабызды да, артка СКАЧАТЬ