Название: Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1
Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03249-0
isbn:
– Хәзер менә иркенләп сөйләшик инде, – диде ул. – Миннән сиңа ни кирәк, шефның алтын кешесе? – Аның Шульгинны тешләрен кысып елатырлык түбәнлеккә төшергәнче хурлыйсы килә иде.
– Рәхмәт, – диде Шульгин боек тавыш белән. – Мин ялгышканмын. – Ул, калтырана-калтырана, күкрәк кесәсеннән кызыл акчалар чыгарды. – Мәгез, илле сум… Ә миңа тагын нәкъ шуның кадәр кирәк иде. Биреп тормассызмы дип килеш иде минем.
Аның гөнаһсыз чыраен күреп, Мөшәрәфнең кулы бу- шап китте. Ул Шульгинны этеп җибәрде дә ишек тоткасына үрелде.
– Бабаңа сәлам әйт, – дип кычкырды ул. – «Тагын илле тәңкә!» Миңа синең сукыр тиенең дә кирәкмәс. Ул гына да түгел… мин сиңа хәтта бурычка сораган илле тәңкәне дә биреп торам.
Ул ачкычны борып кереп китте, биш унлык йомарлап чыкты. Шульгинны күптән киткәндер дип уйлаган иде инде. Шунда берочтан аның төк баскан иягенә сугып та җибәрмәгәненә үкенеп куйды. Чыкса, берни булмаган кыяфәт белән Николай аны көтеп тора иде.
– Мә, бабаңа сәлам әйт, әбиең утырмага килсен.
– Тёщамы?
– Миңа димәгәе, ник шунда шайтанның үзе түгел! Кайберәүләргә шайтанның үзе булып күренә бит ул «тёща»лар. Бигрәк тә яңа фатирлар алгач.
– Белмим. Минеке әйбәт. Зарланмыйм.
– Билгеле! «Жигули»лык акча биргән тёщадан зарланырлыкмы соң! Оят та юк кешедә, ә, Николай Митрофанович? – Ул Шульгинның күзенә текәлде. Мөшәрәфкә бу минутта рәхәт иде. Аның әйтәсе килгән туры сүзен, кешенең йөзенә сылап куйгандай итеп, күптән ябыштырганы юк иде инде. Булдыра ала икән ләбаса! – Зарланмагач, ник куып чыгардың соң син аны?
– Куып чыгармадым мин аны. Курортка җибәрдем.
– Шәп курорт! Авылдагы иске өенә кайтарып җибәрүме синең курортың?
– Трусковецта ул. Хатыным, кайтсын, ди. Бу акча аның юлына җибәрергә кирәк. Операциядән соң Шура янында утырырга кеше юк.
– Яратасың икән син тёщаңны… үзеңә кирәк булганда. Син бит аны тагын… шөпшә ояңа алып керәсең дә кирәге калмагач чыгарып ыргытасың, бер кат талагач!
– Куып чыгарганым юк минем Зинаида Павловнаны! – дип кычкырды Шульгин бөтен подъездга. Бар дөнья яңгырап куйды. Аннары Мөшәрәфкә биш унлык сузды. – Мәгез, рәхмәт… Аннары соң… Зинаида Павловна авылда тормаган. Укыта ул, музыка укыта. Пианинолар, шифоньерлар да аныкы… Өстәл дә. Ленинград кешесе ул. Блокададан… Ә хәзер курортта. Авырый. Хатын да. Өйдә мин дә балалар гына… – Шульгинның иңбашлары калтырый башлады. Ул тавышсыз гына елый кебек иде.
Ә Мөшәрәф Мәрдехановны, чыннан да, шөпшә чаккандай булды. Оят шөпшәсе.
ЯБАЛАК
Кинәт башланган яңгыр, утлы чыбыркысы һәм офыктан офыкка тәгәрәп йөргән күкрәве белән өркетеп, зәңгәр «Жигули»ны урман ышыгына куып кертте. Калын кара болытлар нәкъ алар турысында эленеп калды да орып яварга тотынды.
– Озакка булыр микән бу? – дип сорады Мәсхүдә.
– Юк. Болытлар тиз куерды. Тиздән таралырлар, – диде Зиннәт.
СКАЧАТЬ