Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 32

СКАЧАТЬ машинасына утыртып, Мәсхүдәне бабасы Исәнбәт һәм Сафия әбисе белән таныштырыр өчен алып кайтып килә. Дөресрәге, аларны ике-өч көннән соң киленнәре булачак Мәсхүдә белән таныштырыр өчен. Зиннәтнең авылга күптәннән кайтканы юк инде. Былтыр көз бәрәңге алышырга кайтканнан бирле. Бабасы үзе дә килеп чыга алмый. Умартачы ул. Җәен-кышын – колхоз умарталыгында. Бүген дә иртән шунда киткәндер әле. Телеграмманы алгач кайтасы булса гына инде. Зиннәт Мәсхүдәнең атасы кул астында бөреләнеп килгән өметле яшь галим булып санала – кайтып бер күренергә дә ара юк хәзер. Бар вакыты Мәсхүдәгә китә, һәм юкка түгел. Менә ич, бөтенләе белән Зиннәт иркендә. Күптәнме соң әле бу турыда уйлау тау артларыннан ишетелгән кайтаваздай ерак иде. Инде менә янәшәдә генә. Җитен орлыгы төсендәге ялтырап торган зур күз… әз генә бөкрерәк борын… колмактай бөтерелгән чигә чәче… киптерелгән чикләвек төсенә кереп каралган беләк һәм тез башлары…

      – Матур уйлап чыгардың син туебыз алдыннан авылга кайтуны, – диде Мәсхүдә.

      – Җитен басуы гына да ни тора бит!

      Бая алар, асфальттан төшеп, зәп-зәңгәр чәчәктә утыручы җитен басуын урталай ярып үткән авыл юлына килеп керделәр. Иртәнге салкынча суның тәнне куырып алуы кебек, җитен зәңгәрлеге дә тынны кысып куйды. «Жигули»ларын туктатып, икесе дә тышка чыгып бастылар. Мәсхүдә искиткеч зур зәңгәр чәчәккә кунган ак күбәләккә әйләнде дә калды. Моны үзе дә сизгән шикелле, кулларын җәеп, җитен эченә ташланды. Ә Зиннәт аның артыннан йөгерде… Сулулары капкач, эссе җиргә чалкан яттылар да йомшак кыштырдау дулкынын тыңладылар… Алар турысындагы җитенне болгатып, кайнар сулышлы «шайтан туе» бөтерелеп үтте, Мәсхүдәнең битенә кисәк башланган мул яңгырның беренче тамчысы килеп төште. Әйтерсең лә бу яңгыр зәңгәр ялкын белән янган басуны дөрләп китүдән сакларга җибәрелгән…

      «Жигули», болганчык суларны чәчрәтә-чәчрәтә, алга ыргылды. Батар алдыннан гына, кояш кайчыга охшаш ике нечкә нуры белән офыктагы болытлар пәрдәсен кисеп чыкты да югалды. Ә җитен басуы өстендәге аяз күктә тулган ай төсмерләнде. Аның хәзер зәңгәр чагы. Җитен шәүләсе шулай зәңгәрләткән мәллә аны?

      Урман кырые буйлап сузылган юл ачыклыкка килеп чыкты. Кипшерә төшкән туфрак көпчәккә сумаладай сылана, машина көчәнә, ыргылып-ыргылып китә. Ә фара уты җирне бөтенләй коры төсле итеп күрсәтә. Зиннәт өченче тизлекне икенчегә күчерде, чөнки сулы урыннарда көпчәкләр чалулый иде.

      Ачыклыкны үткәч, юл тагын чөй шикелле очлаеп торган урман кисентесенә килеп керде, борылышлар башланды.

      – Саграк, бәрелә күрмик, – дип кычкырды Мәсхүдә, машина тавышын басарга тырышып. Ул инде Зиннәт белән янәшә утыра иде. – Бетәме соң әле бу урман?

      – Ике чакрымнан – кыр, аннары, үр төшкәч, авыл. – Зиннәт руль тәгәрмәченә ятып диярлек бара. Ләкин аның машинаны оста йөртүе күренеп тора иде. Юл тауга түбән борылды. Зиннәт тизлекне башта өченчегә, аннары дүртенчегә үк күчерде. Үзенең көзгедәге чагылышына күз кысып куйды.

      – Карале, борылышта кеше СКАЧАТЬ