Название: Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1
Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03249-0
isbn:
– Ә син кем? – диде Мөшәрәф. – Суйган да каплаган… полуктенидае.
– Нәрсә ул?
Мөшәрәф:
– Энциклопедия карагыз, белерсез! – дип, хатынын җитәкләде дә урамга чыгып китте.
Урамда Мөшәрәф артка борылып карады. Бишенче каттагы балкон тәрәзәсеннән Шульгин карап тора иде. Батып барган кояш яктысында, пыяла аша аның йөзе биш тиенлек бакыр булып күренде.
– Шөпшә син! – диде Мөшәрәф тешен кысып һәм черт иттереп төкереп куйды. – Халат кигән, имеш. Беләбез без синең нигә халат кигәнеңне – мебелеңә төс итеп!
Мөшәрәфкә узгынчылар карап китә башлады.
– Җитте, – диде Һаҗәр. – Кеше карый.
– Кеше нәрсә… кеше әнә шул шөпшәләрне карасын ул! Юк, карамый кеше шөпшәләрне. Күрсә дә кача тизрәк. Белә чөнки: шөпшә оясына кагылмавың хәерле. Кеше ул… шөпшә- дән курка да күбәләк куа башлый. Бәйләнеп кара син шөпшәгә!..
Мөшәрәфнең каен бүкәннәреннән кухняга өстәл-урындыклар ясыйсы килми иде инде.
Күчү мәшәкатьләре башланды. Оя ясаган карлыгач шикелле, Мөшәрәф ял белми йөрде. Кеше яллап, түшәмне агарттырды, стеналарны, ишек-тәрәзәләрне, идәнне буятты. Чират әйберләрен күчерүгә килеп терәлде. Конторадан машина белән ярдәм иттеләр. Телевизор, савыт-саба илтергә башлык Николайны юллады.
– Син курыкма, түлим мин, – диде Николай. Үз квартирында халат кигән Шульгин Мөшәрәфкә бик саллы, эре сөякле кеше булып тоелган иде, бактың исә ябык яңаклы вак адәм икән. – Ремонтлыйсы дигәч тә, ул кадәр бетәшеп йөрерлек булмагандыр әле. Без чиста тордык. Ул квартирга керүгә, кызның колагын борып куйдым мин: әгәр дә мәгәр, мәйтәм, стенага сызсаң… – Сөякчел йодрыгы белән айкап, Шуль- гин стенага сызган кызын нишләтәчәген күрсәтте. – Сыз- мады. Стена бер дә үбелмәгән кыз шикелле чиста торды ми- нем.
– Ремонтлыйсы күп дип зарланган идегез ич әле.
Подъезд төбенә туктап, Мөшәрәф Мәрдеханов әйберләрне бишенче катка ташырга кереште.
– Мин инде ни… булыша алмыйм. Үземнең пианиноны төшергәндә, билемне кузгаттым.
– Мәшәкатьләнмәгез, мин үзем.
– Ремонт күпмегә төште?
– Чүп. Алай да осталар канәгать калды.
– Әйтәм ич, эш аз иде анда.
– Күп дигән идегез ич әле, дим.
– Беләсезме, мин ремонтлый башласам, баштанаяк кирәк иде ул. Намус кушмый миңа башлаган эшне аннан-моннан гына эшләргә… Кем нәрсәгә канәгать бит, кем нәрсәгә риза.
– Минем намус куша булып чыгамы? Мин нәрсәгә дә риза дип беләсезме? Юк, энекәш! Уң яңакка сукканда, сулын куючылардан түгел мин. Бигрәк тә фатирлы булгач.
– Ә мин ындыр табагы хәтле квартирда балалар белән берүзем тырпаеп калдым.
– Хатыныгыз кайда?
– Больницада. Операция ясаячаклар, ди.
Күңеленнән яхшысынмаса да, ниндидер үч аласы килеп, Мөшәрәф:
– Әбиең кайда? – дип сорады.
– Мин әле аңа хатын турында хәбәр итми торам.
«Кайтып төшәр дип куркасың, СКАЧАТЬ