Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 22

СКАЧАТЬ белән Җәмиләбикәгә сөйләп бетермәгән икән. Ул килеп кергәндә, кызларның Сәлимә исемлесе ут кебек яна, су да сорарлык хәле калмыйча, иреннәрен көчкә кыймылдатып ята, ди. Карчыкның кулга алуы булган, тирән итеп бер генә сулаган да җан биргән. Гашыйка Санияне уяткан, Казанга кеше җибәрегез дип әйтергә авыл Советына йөгерткән. Сабан эшләренең иң кызган бер чагында, анда кизүче Нигый карттан башка кем булсын?!

      – Атлар – сабанда, кешеләр кырда инде, – дигән ул. – Хуҗаны озатып калдылар да туры эшкә киттеләр. Фельдшер кызны чакыртсак кына. Ичмасам, үлгәнлеген раслап, язу язар. Әле бит безгә ата-анасы каршында җавап та тотасы.

      Саниягә ияреп килгән фельдшер да нишләсен. Ак җәймә кебек агарып калган кызга нашатырь иснәтеп караган да, тын да алмавын тагын бер кат раслагандай:

      – Үлгән инде, – дип куйган. – Менә нәрсәдән үлгән – әйталмыйм.

      Халык кырдан кайтканчы, кич җиткән. Әле съезд ике-өч көн барасы, ди. Якуп белән Җәмиләбикәне көтсәң, мәет бозылып бетмәгәе дип уйлап, икенче таңда, юып, башкасын да җиренә җиткереп, Сәлимәне кабергә иңдергәннәр.

      Зөлфирә, әбисе рәсеменең кыршавын тагын бер кат сыпырып:

      – И Ходаем, һәрберегез Аллаһның сөеклеләре булып бу дөньяны кичкән булсагызчы, – диюдән башка сүз тапмады.

* * *

      Сәлимәнең үлеме белән инде Якупның үз күңеленнән генә түгел, гаиләсеннән дә тынычлык-тынгылык китте. Кеше исемендә әллә, чыннан да, бер-бер мәгънә булган инде, дип уйлый торган иде хәзер үзе дә. Тик шунысын аңлый алмады: нинди чир, нинди сәбәп белән уйламаганда-көтмәгәндә ташлап китте соң Сәлимә аларны? Михаил Иванович Калинин кулыннан грамота алганда йөз балкытып кул кыскан, рәхмәт укыган Җәмиләбикәне кабергә кертер өчен микәнни бу хәлләр? Көн дими, төн дими, башын бәрә-бәрә елауда. Әлеге грамотаны тураклап мич авызына ыргыткач, туктаусыз такмаклаган иде хатыны:

      – «Калинин бабай» да «Калинин бабай» дип аңгырайттың. Казанга ул килгән саен, гаиләбезгә бәхетсезлек керә. Унтугызынчы елны, халыкны фронтка яздырып йөреп, әткәйнең ике улын үзе белән алып китте. Икесе дә шулчакта ук мәгънәсез сугыш кырында ятып калды. Бер безнеке генә кырылганмыни?! Кеше рәнҗешен күтәреп йөри торган карт ул, бер дә Хозыр Ильяс түгел!

      – Ярар инде, Җәмиләбикә!

      – Нәрсәсе ярар?! Үзеңнең кызыңны югалткан чакта да авызыңны ачарга куркып утырмасаң! Үлем козгыны ул Калинин дигәнегез!

      – Ак Колчакны кемдер җиңәргә тиеш иде бит…

      – Аларга кирәк, алар җиңсеннәр дә! Сәлимә кемне җиңеп, кем өчен җан биргән, алайса?!

      Якуп дәшмәде. Әйтер сүзе бар иде югыйсә. Мондый чакта сүзләр артык икән. Калининны юри генә яклап маташканын белмимени аның хатыны, белә…

      Уты инде сүрелгән, җылысы кузыныкы гына иде учакның. Җәмиләбикә көч түгеп еллар дәвамында кырда эшләп алган грамота кузыларга җан өргән кебек булгач, секунд эчендә куырылды да калды. Кемгә бирелгән ул, нигә бирелгән – инде һичкемгә кызыксыз, СКАЧАТЬ