Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 23

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Их, шатлыгым да, кайгым да бит син минем!.. – дип, Мирза абый Нилүфәр җиңгинең озын чәчләрен сыйпап сөйде. – Безнеңчә «кыя» ны алар «кая» диләр бит. Кая, кая… Кайда соң ул сезнең каягыз?..

      – Болур, хатырлатма, – диде аңа җиңги.

      – Булды, булды, хәтерләтмәем. Әйдә, алайса, Сирин апай, бер сайрашып утырыйк әле. Дус табылыр, туган табылмас.

      Без, Анифә апа белән җиңги пешергән татлы-үткен ашларны ашый-ашый, икебезгә бөтен бер яртыны бетереп куйганбыз.

      – Ике таза кешегә күп түгел ул, апай, – диде Мирза абый. – Шуннан артыгы кирәкми дә аның – исеңдә тот, – диде.

      12

      Иртән уянып күзем ачуга инде яктырган, өй эченә болытлы көн сорысы төшкән иде. Барысы да торып, Анифә апа эшкә киткән, Мирза абый көзге алдында кара чылгый мыегын төзәтеп утыра иде.

      – Уяндыңмы, туганым? Әйдә, торып юын, – диде ул.

      Сәгать унберләрдә без билет хәстәренә чыгып киттек.

      Юлның төрле яктан өзелгән чагы. Актанышка самолёт очмый. Аны көтсәң, җир туңганны көтәргә кирәк. Пароход йөрми. Поезд белән Свердловск ягына китсәм дә, Раббани абый кебек, авылдан авылга ат яллап, урман да болын эченнән җитмеш чакрым кайтырга кирәк. Безнең якның кара ләпегеннән аты да йөрмәс әле аның. Бердәнбер юл – Уфа кала. Хәвадис абый былтыр ук инде, Уфадан безгә автобус җибәрделәр, дип язган иде.

      Шулай итеп, бердәнбер ышанычлы юл – Уфа. Хәтта бу юлларның һәммәсе дә безнең өй яныннан үткәндә дә, мин, ихтимал, туры юлны урау итеп Уфа аша кайтыр идем. Юк, шәһәрен сагынудан түгел: ул минем күңелдә гел көз, гел шыксыз булып калган – минем Любовь Васильевнаны күрәсем килә иде. Мине озатканда хат яз димәсә дә, мин аңа бәйрәм саен, иптәшләрдән күреп, чәчәкле открытка җибәрә торган булдым. Башта аерым кәгазьгә язып карыйм, интегеп бетәм, аннары иптәшләргә күрсәтеп төзәткәч кенә, тырыша-тырыша чистага күчерә торган идем. Бу гадәтем русча өйрәнгәч тә калды.

      Хәрби эштә, билгеле инде, барысы да русча. Мин дә, сөйләшми йөреп-йөреп кинәт теле ачылган бала төсле, русчага кинәт остарып киттем. Әлбәттә, язуы татарча кебек җиңел түгел, шулай да, инде иптәшләрдән төзәттермичә, хезмәтемнең икенче елында Любовь Васильевнага куш бит тутырып хат язып җибәрдем. Балаларча мактанасы килү дип әйтимме, «менә мин дә русчага өйрәндем бит!» дигәнрәк бер уй яздыртты, ахры. Җитмәсә, фотомны да салдым. Ләкин үзенекен сорарга, теләсәләр нишләтсеннәр, кыюлыгым җитмәде.

      Открыткаларыма җавап булмаган шикелле, хатыма да җавап көтмәгән идем. Көтмәгәндә җавабы килде. Уңышларым өчен шатлануын язган. Ә русчама: «Прямо молодец!» – дип куйган иде. Ул көнне мин коштай очып йөрдем…

      Безнең хат язышуыбыз шулай башланып китте. Шуңа күрәме хәзер, Уфа аша кайтып, Любовь Васильевнаны күреп китү теләге тыелгысыз калкып чыккан иде.

      Без вокзалга барып җиттек. Самолётлар да очмаганга, бөтен кеше тимер юлда ята – вокзалның эче-тышы халык иде. Хәрбиләр кассасы үзенә аерым булып, бер сәгать эчендә билет эшен хәл дә иттем. Тирләр агып, урамга чыктык. Мирза абый уңга-сулга СКАЧАТЬ