Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 21

СКАЧАТЬ белән генә бүлеп куелганлыктан, кухнядан бик тәмле аш исе саркып чыккан иде. Шунда мин, Уфага килгәннән бирле кайнар аш күрмичә, боткадыр, чәйдер белән генә тукланып яшәвемне уйлап куйдым.

      Любовь Васильевна мине зур, якты бүлмәгә алып керде. И ул андагы ямьне күрсәң! Бүлмә тулы әйбер – комод, көзге, пыяла шкаф, этажерка, сәгать – тагын әллә нәрсәләр… Түрдә чуклы чаршау эленгән тагы бер ишек бар иде, шуннан ап-ак чәчле, бик матур бер әби килеп чыкты.

      – Бу – минем әнием, – диде Любовь Васильевна.

      Әйтмәсә дә, әнисе икәнлеге аермачык иде.

      – Менә шушы егет инде мин әйткән. Исеме – Сирин. Сирень. Ә Серёжа дип әйтсәк ачуланмассыңмы? – дип, күзен тутырып миңа карады.

      Ничек ачуланасың инде бу күзләргә? Кырын гына карамасын…

      Әнисе миңа диваннан урын күрсәтеп, мөлаем йөз белән утырырга кушты. Мин утырдым. Любовь Васильевна комод өстеннән бәрхет тышлы альбом алып бирде. Аннары алар әнисе белән икәүләп кухняга чыгып киттеләр. Түр ишектән башын гына тыгып күзәтеп торган ике-өч яшьлек бер малай, йөгереп килеп, минем альбом караганны карап тора башлады. Мин аңа күз генә кыстым да бөтенләем белән альбомга йотылдым…

      Менә Любовь Васильевна – бәләкәй генә кыз бала. Менә ул тиз-тиз генә үсеп укырга китте. Менә җиткән кыз чагы. Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Кашлары сызып куйган төсле. Керфекләренә моңсу күләгә кунган. Фотосы шундый әйбәт-ачык, күзенең һәр нуры йөрәкләргә үтеп керә иде… Аннары, эчләремә ут салып, янында бер егет күренә башлады. Гел шул бер егет!.. Ахырда ул, солдатка әйләнеп, пилотка кигән килеш, берүзе бер биттә Любовь Васильевнадан аерылып калды. Мин, тагы кире кайтып, икесе бергә басып төшкән карточкага карап тора башладым…

      – Бу – Миша. Мансур. Без бер мәктәптә укыган идек. Сугышка киткәч бер генә фотосы килде.

      Мин күземне фотодан алып, сизмәгәндә яныма килеп баскан Любовь Васильевнага карадым. «Ник шул егет урынында мин булмадым икән?!»

      Любовь Васильевна кулымнан альбомны алды да кире комод өстенә илтеп куйды. Шунда гына мин табынга инде аш-су килгәнен күрдем.

      Ике көннән безне Уфа вокзалында эшелонга төяп армиягә озаттылар.

      Без киттек. Көлдәй соры, болыттай юеш перронда, тик мин генә күргән кояш төсле, миңа ак юл теләп, бәхеттәй ак йөзле Любовь Васильевна басып калды.

      Инде аннан соң күпме көз, күпме язлар үтеп, мине кемнәр, мин кемнәрне озатмаган! Тик һаман да, поезд күрсәм, яшьлегемнең Любовь Васильевнасы миңа шулай кул болгап кала төсле. Тик хәтеремдәге йөзе моңсулана бара, моңсулана бара. Мине озатканда елмаеп калган иде бит ул!..

      Шулай итеп, укырга дип аткан икенче угыбыз да ташка тиде.

      11

      Хәрби хезмәткә мин Казанга эләктем.

      Без авылда «Казан каласы – таш кала…» дип җырлый торган идек, чынлап та таш икән. Туганнан бирле телебездән төшмәгән, укыган һәр китапның эченә дә, тышына да язылган, ерак та, бик якын да Казан шул икән! Шул таш калада мин туган җиремнең йомшак СКАЧАТЬ