Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 27

СКАЧАТЬ каршы килмәдем. Кая инде ул карышу! Киресенчә! Шул урынга мине алмасалар, дөньясыннан бизәр дәрәҗәгә җитеп, йокым да йокы булмады. Әнидән күчкән гадәттер: төшкә чынлап ышанмасам да, матур төш күрсәм күңелем үсеп, начарыннан кәефем китә торган иде. Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар төшләр күрдем. Шуңа иртән кәефем бик шәптән түгел: юкка калдым, мине ул эшкә барыбер алмаслар кебек иде.

      Ләкин мине чак күтәреп кенә алмадылар. Хәтта, бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыгып китүемә карамастан, шушы техникумда укыган булуым ук хуп күрелде. Директор шундук приказ басып кертергә кушты. Любовь Васильевна аны дәртләнеп, пианино уйнагандай гына басып, директордан кул куйдырып чыкты.

      – Котлыйм! – дип, кайнарланып кулымны кысты. Миңа калса, ул минем ише генә шатланмый иде.

      Кайтып килер өчен бер атна вакыт бирделәр.

      Икенче көнне мин җиде тулыр-тулмастан автобуска киттем. Барсам, өченчекөнге сыман, урам чатында өелешеп кеше тормый, килгәнебере, касса будкасына борын төртеп, нидер укый да кире китә. Мин дә, инде эшне сизенеп, шул игълан янына бардым. Безнең якка йөрү өчен Агыйдел аша понтон күпер генә булып, Агыйделдә боз тотар алдыннан ул сүтелә торган иде. Әле нәкъ шуны игълан иткәннәр: «Боз ныгымыйча автобуслар йөрүдән туктала» диелгән иде. Нишләп башыма да килмәгән соң бу минем?..

      Шулай авылга кайта алмый калынды.

      Ә икенче көнне инде мин үзем укып киткән техникумда физкультура укыта башладым.

      14

      Эшкә урнашып, квартир эзләргә дип авыз ачу белән, Любовь Васильевна, үпкәләбрәк:

      – Безне яратмадыңмыни? – диде.

      Мин кыенсынып кына җавап бирдем:

      – Минем кыз туганнарым юк. Мин кыз белән малайның туганлык хисләре ничек була икәнлеген белмидер идем. Ә хәзер беләм: шушылай буладыр ул. Сез мине, туганыгыздан да болайрак күреп, кадер-хөрмәт белән кабул иттегез. Мин дә сезне яраттым… Тик…

      – Нәрсә «тик»?

      – Бездә шундый сүз бар: хәерчегә якты чырай кат- саң, ямаулык сорый, ямаулык биргәч, «Берәр иске сырмагыз да юкмы?» дип әйтә икән диләр. Шуның сыман, мин сезгә ничек итеп «Сездә торыйм әле» дип әйтә алыйм ди!

      – Чудной ты! – диде ул.

      – Безне яраткансыз икән – калыгыз. Шурик та сезне якын итте, – дип, Клавдия Михайловна әби мәсьәләне хәл итеп куйды.

      Мин аларда яши башладым. Любовь Васильевна улы белән – эчкәре бүлмәдә, Клавдия Михайловна әби залның иң түрендә, ширма корып, никельле караватында ята иде. Диван миңа булды. Беренче ял көнне үк без Любовь Васильевна белән универмагка барып, ул миңа урын-җир әйберләре сатып алды. Мин, Мирза абый биреп җибәргәннәрне дә тотып, инде бер тиен акчасыз калган идем.

      – Зарплата алгач түләрсең әле, – диде Любовь Васильевна.

      Алар миңа үземә аерым ашарга да рөхсәт итмәделәр.

      – Бары бергә булыр, без кешедән аерым ашарлык бай яшәмибез, – диде Клавдия Михайловна әби.

СКАЧАТЬ