Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 18

СКАЧАТЬ накладной белән ашлык үлчәп җибәрүче Камай абзый без киткәндә юри кеше алдында: «Аң булыгыз, гыйшык-мыйшык белән мавыгып китеп, дәүләткә дигән ашлыкны яңлыш Агыйделгә аудара күрмәгез!..» – дип шаяртып калган иде. Шул да искә төшеп, көлеп җибәрдем.

      – Нигә көләсең?

      – Камай абзыйдан көләм әле.

      – Һи, шул Чулак сүзе!.. – диде Җәзилә. Аның үз уе иде. Ул кинәт моңсу гына елмаеп башын иде: – Безнең бөтенләйгә аерылышу көннәре инде бу, Сирин…

      – Нишләп алай дисең әле?

      – Белмим…

      Мин ул әйткәннәрне йөрәгемә алмадым, шуңа күрә җыр сүзләре белән уйнап кына җавап бирдем:

      – «Агыйделләр акмый торыр без аерылып киткәнче…»

      Ләкин Җәзиләнең күңеле белеп сизенгән: бу безнең, чынлап та, бөтенләйгә аерылышу көннәре булган икән.

      Августның егерме бишендә Җәзилә, Тәрҗимә, Хәвадис абый, өчәүләп, үзебез йөк ташыган атлар белән иген илтә барышлый пристаньга озата килделәр.

      Пароход көткәндә Хәвадис абыйның Агыйдел буйларын яңгыратып уйнаган тальян тавышы Уфага барып җиткәнче колагымнан китмәде. Өйрәнмәгән башым шәһәр шау-шуына катып йөргәндә дә шул моң, унсигез ел буе каныма сеңгән басу-болыннар һавасыдай, колагыма әллә кайдан агылып килеп керә иде дә йөрәгемне әллә нинди сагышларга сала иде…

      9

      Мин Уфада Хәвадис абый торган квартирда яши башладым. Карточка системасының беткән елы. Шулай да ипине бик мулкытмыйлар – кулга биш йөз грамм. Дәрес- тән соң без үзебезнең буфет алдына өелеп, ипи сата башлаганнарын көтәбез. Кысылып чират торганда, миңа еш-еш карап алган сатучы кыздан оялып, гәүдәмне кая куярга да белми идем… Беркөнне Пушкин чатындагы Профсоюз йорты ашханәсенә көнгә бер тапкыр талон белән ашарга баргач, минем тәлинкә төбендәге сыек карабодай боткасын ялмап кына йотканымны күргән бер агай, кызганып, миңа берьюлы ике талон сузды…

      Ипи юк елларны да бер кимсенү күрми үскән очар кош булганмын икән авылымда!

      Ләкин минем өчен иң авыры, үзәкләргә ярып үткәне бу түгел – уку иде. Группадагы малайларның күбесе (кызларыбыз биш кенә бөртек) җиденчене быел гына бетергән. Буйга миннән бик бәләкәйләре дә русчаны чатнатып сөйли иде. Ә минем – шушы буем белән дә ык-мыктан узмый. Дөрес, үзләрен генә аерым әйткәндә, белгән сүзләрем дә байтак шикелле, ләкин мин аларны бер-берсенә ялгый алмыйм. Ә инде укытучы сөйләгәндә зиһенем бөтенләй куе томанга төрелеп, бик аңлаган берәр сүз чыкса гына, бер як чите ачылып киткәндәй була иде.

      Ике-өч кабат сорап та, бөтен класс алдында кызарып-бүртенеп, сөяп куйган баганадай басып торганнан соң, миннән сорамый да башладылар. Өмет өзеп кул селтәүләреме?.. Алай дисәм, буем өчен генә стипендияләр түләп кеше исәбенә тотмаслар иде. Үшән колагы бераз русчага ятсын дигәннәрдер инде.

      Тик аңардан ни куаныч! Мин барыбер язын күтәрткән мал кебек ярдәмсез идем. Тәүлегенә туксан тапкыр: «Әллә ташлап кына китим микән техникумнарын – мин укымаудан гына әллә укыган кеше уннан тугызга калмас иде әле!» – дип уйлыйм. Әмма акылның икенче чаты йодрык төеп тора: «Дәрес белмәвең бер оят булса, ташлап китүең – ун оят. СКАЧАТЬ