Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 19

СКАЧАТЬ берне бирәләр, кайсын бөтенләй бирмиләр, китапханәдә генә укырга мөмкин иде.

      – Күп укы. Аңлап җитмәсәң дә укы. Ятлаганчы укы. Белмәгәнеңне сора. Укытучыдан сора. Миннән сора. Оялма… – дип, Любовь Васильевна киңәшләр бирде.

      Аптыраш: мин аның һәр сүзен аңлый идем!..

      Менә шулай чәмләнеп-үжәтләнеп, укуга керешеп киттем. Мин һәр көнне муеныма бау, аягыма тышау «салып», үземне үзем өстәл янына бәйләп куям – хуҗалар торып электрны сүндергәнче, күзләремне ача-йома, дәреслектән, догадай, сүзләр ятлап утырам. Ләкин сүзләр бер ятлауда гына мигә йокмый; күзем ачып җибәрү белән, яңа күргән авыр төштәй газап кына өстәп, әллә кая китеп бетәләр иде. Мин аның саен чәмләнеп ятларга тотынам – сүз арты сүз, җөмлә арты җөмлә…

      Күп вакыт мин, күземне шул йомган җирдән оеп китеп, таңда башым китап өстендә яткан килеш уянам. Әгәр миңа шулчак, бугазыма басып, «Йә уку, йә таш чоку!» дисәләр, мин чарасыз таш чокуны сайлар идем. «Уку – энә белән кое казу» дип әйтсә дә, минем кебекләр әйткәндер… Ике ай газап дәверендә ике генә көн – ОРС хуҗалыгына барып бәрәңге алганда гына бер язылып суладым. Көрәк тотуларга ни җитә!..

      Әгәр шунда Любовь Васильевна булмаса…

      Ул – күземнең көндәлек куанычы иде. Бәлки, аның ире дә, баласы да бардыр. Тик мин аларын уйламыйм – миңа аны күреп тору гына кирәк: сылу ак йөзен бер күрсәм дә, шул караңгы, ямьсез көннәрем ачылыплар киткәндәй була иде. Бер уйласаң, бу интегүләремнең барысы да гел аның өчен иде бит! Аны күргәндә йөзем кызармас өчен иде…

      Мин өйдән хат алып торам. Хәвадис абый берсендә Раб- бани абый белән Тәрҗимәнең Октябрь бәйрәмендә туйлары буласын язган: «Син дә кайта алсаң икән!» – дигән. Тик мин, теләсәм дә, кайта алмыйм. Быел пароходлар октябрь азагында ук туктап бетте. Ә юл өзегендә юлга ышаныч юк: атлы юлаучы табам дип авыз да ачасы түгел иде. Шуңа күрә мин тизрәк бәйрәм үтеп, тизрәк санитар самолёты йөри башлавын көтәм. Чөнки Хәвадис абый һәр елдагыча тубдиспансерга килергә тиеш булып, ул килсә, аннан бигрәк миңа күңелле булачак иде.

      Җәзиләдән дә ике-өч хат алдым. Ул да Тәрҗимәнең Раббани абыйга кияүгә чыгасын, инде бөтен өй эчләре белән кубып, бер бәйрәмдә булмаганча, туйга әзерләнүләрен яза. Бу хәл аны бөтенләй каушатып җибәргән. «Болай булгач, без нишләрбез? Моннан соң да яратышып йөрүебез килешерме?.. Тик барыбер мин сине яратам, гел уйлап, гел сагынам. Нигә бу минем туй түгел икән?» – дип куйган.

      Шунысы сәер: аның хаты минем күңелдә ни ярату, ни сагыну хисе уятмый – чәчләреннән җәйге болын, көзге арыш исе аңкып торган Җәзиләкәй баштагыча юксындырып сагындырмый иде инде. Минем өчен ул хәзер бер бала гына. Дөрестән дә, Җүәйрәттәй куеныннан яңа чыгып, ишек төбендә генә күзен ачкан уналты яшьлек кыз бала, чынлап та, бала гына түгелме соң?..

      Моңарчы мин – унсигезгә җитеп, Актаныштан башка район, Җәзиләдән башка кыз күрмәгән малай – Уфадай зур каланы күрдем. Уфасында бер Любовь Васильевнаны күрдем. Мин хәзер берни эшли алмыйм: әни әйтмешли, мин бер исәр Мәҗнүн СКАЧАТЬ