Название: Тургай
Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Книги для детей: прочее
isbn: 978-5-298-03777-8
isbn:
– Сине агач ботагын сындыра дип уйлаган.
– Нишләп алай уйлаган?
– Шәһәрдә хулиганнар агач ботакларын сындыралар, ди.
– Мине хулиган дип уйлаганмыни?
– Полицейский тәртип сакларга тиеш. Ул бусы әйбәт кешедер, тегесе начардыр дип уйлап тора алмый.
Урамнарда чәчәкләр күп иде. Тургай алар янына барып чүгәләде, битләреннән иркәләде, сөйләште. Биредә әнисе утыртмый торган чәчәкләр дә күп иде. Әмма исләре болын чәчәкләренекеннән һәм әнисе утыртканнарныкыннан кайтыш иде.
Алар курчак театрында булдылар. Бик кызык икән. Зоопаркта әллә нинди җәнлекләр күреп бетерде. Аларга дәшеп-дәшеп караса да, берсе дә җавап бирмәде. Кыр кәҗәләре янына килгәч, бик кызык булды. Шәмседоха әбисенең кәҗә бәрәне кебек кызганыч итеп кычкырган иде, берсе Тургай турына килеп басты. Моңа әти-әниләре генә түгел, алар белән янәшә торучы башка кешеләр дә күреп шаккатты. Алар: «Давай, парень, ещё раз», – дип, аны кыстый башладылар. Әтисе рөхсәт иткәч, Тургай тагын берничә мәртәбә кызганыч тавыш белән «мә-мә-мәә» дип сузуга, теге кыр кәҗәсе борчылып читлегендә арлы-бирле йөрергә кереште. Тургайның сыер, сарык, каз, әтәч, тавык булып та кычкырасы килгән иде дә, зоопаркта ул хайваннар юк иде.
Тургайны әллә ни шаккаттырган нәрсә күренмәде яңадан. Кәҗә булып мәэлдәсе дә булмаган, ахрысы. Кычкырып туктарга өлгермәде, авыл, кәҗә саклау урыннары, Бормалы инеше, Ык буйлары, Нух тавы күз алдына килде дә басты. Эчендә нәрсәдер ачы итеп тешләгәндәй авырттырып алды. Авыл ерак! Авыл бик тә, бик тә еракта! Әбисе белән бабасы хәзер нишли икән? Малайлар су коенадыр. Инде шәһәрнең матурлыклары кызыксындырмый иде. Кич табын янында аны кыстадылар да кыстадылар, алдына гомер күрмәгән әллә нинди тәмле ризыклар, авыз суларын китерердәй җимешләр куйдылар. Тик нишләптер аның эчәсе дә, юньләп ашыйсы да килмәде. Капкалап утыра торгач: «Иртәгә кайтабызмы инде?» – дип, әле әтисенә, әле әнисенә карады. Иң элек Сабира апалары белән җизнәләре: «Нинди кайту әле, шулкадәр җирдән бер җитешеп килгәч», – дип, аның соравын юкка чыгарды, аларга әтисе белән әнисе кушылды. Әмма Тургай «кайтыйк, җитте» диде, йөзенә канәгатьсезлек чыгарып. «Бездә ошамыймыни сиңа?» – диде җизнәләре. Тургай дәшмәде. «Әле иртәгә җизниләрнең энеләренә кунакка барасы бар, аларның кызлары, малайлары белән рәхәтләнеп уйнарсың», – дип, әллә ниләр белән кызыктырдылар. Тик Тургайга ул сүзләрнең берсе дә тәэсир итмәде. Ул телен тешләп, үзе йоклый торган бүлмәгә кереп караватына ауды. Рәхәт түгел иде, ай, рәхәт түгел иде. «Нишләп болай икән соң бу?» дип баш ватты ул. Ел буе «шәһәр», «шәһәр» дип кызыктырдылар бит югыйсә. Монда җаның ни тели, шул бар. Бернинди эш юк. Казларны инешкә куасы да, бозауны ашатасы да, яшелчәләргә, агачларга су сибәсе дә юк. Ашап, кикереп тик ят. Телевизорлары да өстәл кадәр. Ә менә эчтән әллә нәрсә авылга тартып тик тора. Ул тарткан саен, эч яна, эч янган саен кайтасы килә, кайтасы килгән СКАЧАТЬ