Название: Тургай
Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Книги для детей: прочее
isbn: 978-5-298-03777-8
isbn:
– Биегрәк, биегрәк! – дип кычкырасы килә аның. Тик теле бер сүз дә әйтә алмый, шатлыктан кабарган күкрәгеннән аңлаешсыз сүзләр генә чыга.
– Тизрәк, биеккәрәк, болытларга ук! – дип кычкырмакчы була, тик пырхылдаудан башка аваз ишетелми. Тургай тавышына Галимҗан абыйсының туктаусыз «ап-па» сы кушылгач, абзардагы бозау койрыгын чәнчеп чаба, чебешләр, әниләренә ияреп, сарай эченә кача. Акбай һау-һаулап өргәнгә, якын тирәдәге этләр кушыла, аннары берсе икенчесеннән ишетеп, аларның тавышы бөтен авылга тарала. Бу хәлгә түзә алмыйча, җил дә ныграк исә башлый, Тургайның башындагы панамкасын койма буена ук очырып ташлый… Аның янына никтер Баһадир чабып бара, чукырга әзерләнгәндәй, панамкага карап тора, нидер сөйләнә, тавышы гына ишетелми. Бер караганда, Тургайга кояш та, зәңгәр күк тә, болытлар да – бөтенесе ишегалдына ишелеп төшкән кебек тоела, өй, абзар-куралар, бозау-бәрәннәр, тавык-чебешләр күккә күтәрелгән кебек була, әйтерсең алар алмаш-тилмәш Тургай белән бергә күтәреләләр, бергә төшәләр, астан өскә, өстән аска таба сикерәләр…
Ниһаять, Галимҗан абыйсы аны дөп итеп чирәмгә бастыра, аркасыннан, башыннан сыпыргач, елмая-елмая өйгә кереп китә. Тургайның Галимҗан абыйсы кебек көчле буласы килә. Ул тавыкларын пырхылдатып, ишегалдын әллә ничә мәртәбә йөгереп чыккач, хәлдән таеп чирәмгә барып ава, еш-еш сулый, үзен һаман һавада сикергән кебек тоя, чалкан яткан килеш болытларга карый, аларга кул болгый, болытларның акрын гына хәрәкәтләнүләрен күрә. Агачлар булмаса, бәлкем күрмәс тә иде, агач башларыннан шуышкан төсле, алар акрын гына күл ягына күчеп баралар икән.
Шатлык
Галимҗан абыйсы өйгә кереп киткәч, Тургай җирән Чаптар янына чыкты. Нинди биек ул! Урамның теге башындагы мәктәпне, ул яктагы агачларны яртылаш каплап тора, корсагы астыннан мәктәпнең коймалары гына күренә. Чаптар, зур шәмәхә күзләрен тутырып, аңа карады һәм кешнәгәндәй итте. Янында колыны бөтерелә, аның да борын турлап маңгаена кадәр нәкъ әнисенеке төсле ак юл сузылган. Аякларының, бөдрә ялларының, койрыгының матурлыгы! Елтыравык кәгазен сүтеп, Тургай колынга шоколадын сузды. Ул Галимҗан СКАЧАТЬ