Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 27

СКАЧАТЬ болындагы ал, кызыл, зәңгәр, миләүшә, сары, ак чәчәкләр өстенә сибеп җибәрә. Кар бөртекләре барып кунганда, ул чәчәкләрнең «теллин-теллин» дигән тавышлары ишетелә. Тургай аларның шул рәвешле шатланганын күрә, көлешкәнен ишетә. Ул арада кар да явудан туктый, болын да чабылып бетә. Галимҗан абыйсы аны җиргә төшерә, бөтен авыл халкы җыелып, аңа рәхмәт укый, безне ничә көнлек эштән коткардың, дип акча сузалар. Тургай, акчагыз үзегезгә булсын, дип кул гына селти, аларның шулай кылануларыннан көлә. Кинәт Сөмбелне җитәкләгән Хәнифә апаның үзенә таба якынлашуын күрә, ул: «Кызымның канатлы атын бир, малай!» – дип кычкыра. Тургай, аңардан качып, җан көченә читкә йөгерә. Бервакыт артына борылып караса, болын юкка чыккан, «теллин-теллин» дип көлешүче чәчәкләр дә юк, тирә-юнен ап-ак томан каплаган. Чүрәкәй күле буена көн саен диярлек томан төшә, шунда килеп адашканмындыр, тизрәк чыгарга кирәк, дип ул тагын йөгерә башлый. Ерып бара торгач, томанны тишеп чыга, томан күккә ашкан шомлы ак дивар булып тора. Ул шунда үзенең күтәрелә башлавын сизә. Караса, ул теге көмеш канатлы ат өстендә. Шәмседоха әбинең ишегалдында Сөмбелнең учында елтырап яткан атны күргәч, эченнән ниндидер тавыш: «Ул аның белән уйнаган инде, хәзер синең чират», – диде. Әле Тургай барыбер аңа үрелергә кыймый иде. Әмма кулын арттан кемдер шул якка этте, алырга кушып эткәне сизелеп торды. Менә хәзер генә исенә төште. Җил иде бит ул. Әйе, әйе, әйе, аны җил этте! Тургай аның уенчыгын бармакларын ачып алганда, Сөмбел бөтен гәүдәсе белән селкенеп калды. Бирергә теләмәгән иде бугай ул аны. Аласы булмаган, дип үкенде Тургай. Канатлы ат, шуңа үч итеп, аны әллә кайларга алып киткәндер. Ниһаять, томан артта калгач, чак кына зәңгәрсу, чак кына көмешсу яктылыкка килеп чыктылар. Тукта, кая алып бара соң бу ат? Авылына кайта алмаслык ерак җиргә илтеп ташламасмы ул аны дигән хафалы уй төшә Тургайның башына. Ярдәм сорап, әти-әниләренә кычкырмакчы була – тавышы чыкмый. Ә ат оча да оча, чаба да чаба! Тукта, ат түбәнгә ыргыла, болытларны ерып үтә, болытлар яшен уты төсле күзне чагылдыргыч гөлтләп яктырып кала. Менә ат аларның авылына килеп җитә, өй түбәләренә, агачларга көмеш ялкын кабып кала. Ул ялкын канатлы атның авызыннан бөркелә икән. Тургай, үзе аркасында өйләр, агачлар яна күрмәсен иде, дип хафалана, Сөмбелдән гафу үтенер идем, ул атын бирергә теләмәгәндер, аны алуы ялгыш булгандыр, бу ат шуңа күрә бөтен нәрсәне яндырырга телидер, дип көяләнә. Атның, авыл өстеннән читкә китеп, Ыкка яисә күлгә төшүен, авызын суга тыгып, ялкынын сүндерүен тели. Шушыларны уйлап та бетерә алмый, алар Шәмседоха әбинең ишегалдына килеп төшәләр, атның авыз-борыныннан чәчрәгән ялкын-очкыннары шундук сүнә, һәм ул күзгә күренеп кечерәя башлый. Караса, янәшәсендә генә Сөмбел басып тора. Аны күргәч, Тургай шатлыгыннан елап җибәрә, нидер әйтергә теләп авызын ача, әмма тавышы чыкмый, Сөмбелнең елмайган иреннәренә, зәңгәр күзләренә омтыла, сулышы кысыла һәм уянып китә! Аның бөтен тәне су булган, йөрәге дөп-дөп тибә, Сөмбелнең канатлы аты уч төбендә кысылып уттай кызган иде…

      Шәһәрдән кайткач

      Кичә СКАЧАТЬ