Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 30

СКАЧАТЬ төртеп ничек елап җибәргәнен дә сизми калды. Аңа нишләп елыйсың диюче булмады, әбисе белән бабасы үзләре дә тавышсыз гына елыйлар иде. Бер-берсенә карагач, елаулары көлүгә әйләнде. Ничек рәхәт бу елау катыш көлү! Ниһаять, Тургай аларның йөзләренә карады. Кайчакта әллә нишләп елыйсы да, көләсе дә килә шул. Алар өйгә кергәндә, әнисе белән әтисе өстәлне күчтәнәчләр белән тутырып ташлаганнар иде инде.

      – Улым, син симереп киткәнсең түгелме соң? – Әнисе шулай диюгә, Тургай көзгегә караган иде, көлеп җибәрде. Күзе дә кысылып бара, бите дә шактый шешенеп киткән.

      – Исле үлән өстендәге бал корты белән үбештек бит без! – диде Тургай, мактанып.

      – Иптәш малайларың көненә әллә ничә мәртәбә сине сорап, безне арытып бетерделәр инде! – диде бабасы, аның иңбашыннан сөеп. – Бүген дә өч мәртәбә кереп чыктылар…

      Бабасы сүзләрен әйтеп тә бетерә алмады, ишектә Бүсмән Фаилнең кызыл бите, аның артында бармагын авызына капкан Зөлфәт күренде, Рөстәмнең күзлеге елтырады. Тургай алар каршына килеп басуга, малайлар шаркылдарга тотындылар. Хәтта Зөлфәт тә авызыннан теге ике чиста бармагын чыгарып, аның шешкән битенә төзәгән хәлдә пырых-пырых килә иде. Малайларның кулларына Тургай шоколадлы туңдырма тоттыргач, бөтенесе дәррәү тышка сибелделәр.

      – Миннән көлгән буласыз. Мин бит шәһәрдә берүзем өч хулиганга каршы сугыштым, – диде Тургай, җитди итеп.

      Малайларның телләре туңдырма ялаудан туктап калды. Рөстәмнең йөзенә мыскыллау галәмәте җәелә башлауга, ул берәр нәрсә әйткәнче, Тургай хәлне үзе төзәтергә булды:

      – Юри генә әйттем. Кортлар миңа бал җыеп куйганнар. Шуны керттеләр.

      – Нишләп күзеңә келттеләл соң? – диде Рөстәм, шоколады кабыгына агып чыккан туңдырмасын «р» хәрефен әйтә белми торган теле белән ялап.

      – Шәһәрдә дә өч көн буе бал белән сыйладылар. Эчем бал белән тулы. Шуңа күрә күздән керттеләр.

      – Ә мин сине төштә күрдем, – диде Зөлфәт.

      – Ничек итеп?

      – Син дә бармагыңны суырасың икән дип…

      – Әйе, әйе, безгә сөйләде ул төшен, – диештеләр малайлар.

      Зөлфәт аның кайтуы хөрмәтенә бармакларын авызыннан алып, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде. Аның ике теше төшкән казнасы шкафның бәләкәй тартмасын алгач бушап калган урыны шикелле караңгыланып тора. Тургайның шул урынга ярашлы бәләкәй шакмак табып, шарт кына тыгып куясы килгән чаклары да була. Алай итсәң, бармак тыгар урын да калмас иде. Тик бу Тургайның эченнән көлеп уйлаган үз уе гына, Зөлфәт анда шакмак куйдырамы соң инде. Ни генә әйтсәң дә сагынган икән ул аларны. Бөтенесе дәррәү Бормалы буена йөгерделәр. Алар аннан урап кайтканда, кояш баеган иде инде. Өйдә Галимҗан абыйсы белән хатыны Нәбирә апа ашап-эчеп утыра иде. Галимҗан абыйсы Тургайны, муенына атландырып, өй уртасында зыр-зыр әйләндерде… Аннары Тургайны диванга утыртып, үзе аның каршына чүгәләде:

      – Син үскәнсең бит, СКАЧАТЬ