Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 15

СКАЧАТЬ адаш абый аңа сүз әйтеп бетерергә ирек бирмәде.

      – Хәсрәт сугышчы! – диде ул, тегенең сүзен кырт кисеп. – Арзанга сатасың сугышчы намусын, хәсрәт солдат!

      Якын-тирәдә утыручы кешеләр башларын күтәрделәр. Күрәсең, Сәетшәриф абыйның бу гарипкә шулай кырыс дәшүе аларны хәйран калдырган иде. Ләкин адаш абый аны-моны абайлап тормады. Ул, ашыга-ашыга китеп баручы чатан теләнче артыннан шактый вакыт карап торгач, әле һаман да ачу белән янган күзләрен Шәрифкә күчерде:

      – Ә сез, егеткәем, акчагыз күп булса, аягыгызга ботинка алып киегез!

      Өч ел бергә укып, Шәрифнең шулай югалып калганын күргәнем юк иде. Ул, үзенең чуртан авызы кебек ачылган ботинкаларына карап, беравык сүзсез торды. Аның чөелмә борыны өстенә тир бәреп чыкты. Юка иреннәре калтырана башладылар.

      – Намус турында сөйләгән буласыз, – диде ул, ярсудан тотлыга-тотлыга, – кеше фронтта кан койган, ә сез…

      Адаш абыйның куе кашлары җыерылды.

      – Ышанмыйм. Туган туфрак өчен кан койган кеше тормышта үз урынын тапмый калмас. Беләм мин андыйларны, – диде ул.

      – Ни әйтерсең, – диде Шәриф, тагын да ныграк тотлыгып, – кайбер комсызлар… трофей җыеп кына йөргәннәр.

      Сәетшәриф абыйның йөзе агарып китте. Ул ниндидер әрнүле тавыш белән өзгәләнеп әйтеп куйды:

      – Авызыңнан әниең сөте кипмәгән, егетем.

      Шулвакыт, «җитәр сезгә» дигән кебек, паровоз гудогы яңгырады. Пассажирлар, авыр чемоданнары белән утыргычларга бәрелә-бәрелә, ишеккә таба уза башладылар. Поезд станциягә туктап, төшәсе кешеләр төшеп бетү белән, вагонда яңадан эчпошыргыч тын булып калды. Әйтерсең агач аяклы кеше акчаларны түгел, кешеләрнең җылы дуслыкларын җыеп алып киткән иде. Бу күңелсез тынлыктан качып, Шәриф белән без шау-шулы перронга төштек, кечкенә бакчадагы таш сыннарны карап йөрдек. Вакыт узсын өчен генә, вокзал бинасына кереп әйләндек.

      Буфет яныннан узганда, Шәриф мине җиңемнән тартып туктатты.

      – Сәет, – дип пышылдады ул, ияге белән сатучы өстәле ягына ымлап, – әлеге кеше түгелме соң?

      Борылып карагач, мин дә аптырап калдым. Буфет янында, ике кулына да берәр кружка сыра тотып, баягы кеше басып тора иде. Кай арада кәефләнеп өлгергәндер, аның үгезнекедәй юан муены бүртенеп кызарган, күзләре элеккечә ялвару белән түгел, ниндидер усал оятсызлык белән карыйлар иде.

      Шәриф, бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып, ашыга-ашыга, ишеккә юнәлде. Мин аны перронда гына куып җиттем. Без, тамбурда туктап, тәмәке кабыздык.

      – Ни әйтсәң дә, кан койган кеше, – дип куйды Шәриф, озак сүзсез торганнан соң. – Нервлары бозылган…

      Никтер бик рәнҗеп тә, әллә ничек тирән ярсу белән дә әйтелделәр бу сүзләр. Күрәсең, Шәриф, агач аяклы кешене яклаудан бигрәк, үзенең баягы тупаслыгын акларга тырыша иде…

      Бераздан безнең юлда яшел ут кабынды. Паровоз авыр вагоннарын сискәндереп кузгатты да, ак ялын җилгә тузгытып, алга чаба башлады. Асфальт перроннар, сары буяулы йортлар, СКАЧАТЬ