Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 11

СКАЧАТЬ Михаил Александровичның совхоз конторасына шылтыратулары да файда бирмәде. Бу көннәрдә лагерьга бер генә машина да килеп җитә алмады.

      Эш бөтенләй тукталды. Без өч көн буе, көзге җилнең шомлы сызгыруын, салкын яңгырның түбә шыбырдатуын тыңлап, палаткада утырырга мәҗбүр булдык. Дүртенче көнне төш вакытына таба кинәт мотор тавышы ишетелде. Киенеп тә тормастан, ишеккә ташландык. Без чыкканда, таш төягән йөк машинасы палатка алдына килеп туктаган иде инде.

      Өс-баш киеме буялып беткән шофёр егет кабинадан чыкты да тимер ишекне шап иттереп ябып куйды. Аны күрүгә, мин үзем дә сизмәстән кычкырып җибәрдем:

      – Коля! Николай!..

      Без озак вакытлар аерылышып торган туганнар кебек кочаклашып күрештек. Ул арада безнекеләр машинаны сырып алдылар. Әзиз чын-чыннан үз күзләренә ышанмагандай сорап куйды:

      – Юлдаш! Это машина или самолёт?

      Үз күзләре белән күрмәгән кеше Себер юлларының гадәтен белми. Бу юллар никадәр генә пычрак булмасын, кояш карады исә, бик тиз кибеп өлгерә. Ләкин әз генә яңгыр төшкәләсә, шул ук тиз вакыт эчендә ләшпердек сазга әйләнә. Ә көзге яңгырлар вакытында тау битләреннән машиналар түгел, җәяүле дә уза алмый.

      Егетләр моны яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Әзизнең «Самолётмы бу, машинамы?» дигән мәзәк соравыннан беркем дә көлмәде. Николай безгә ничек килүе турында сөйләп бирде. Ул безнең лагерьга, каен урманы белән сопка арасын үтеп, юлсыз даладан килгән икән. Текә сопка итәген үткәндә машина ничек капланмый калгандыр – анысын без аңлый алмадык…

      Соңгы стенаның соңгы ташын салган көнне безнең лагерьда зур бәйрәм булды. Шуны гына көтеп торгандай, болытлар арасыннан кояш көлеп карады. Безнең егетләр көн буе төзелеш яныннан китә алмадылар. Шатлык шулкадәр тирән – әйтерсең алтын сарай салганбыз…

      Виктор үзен бу сарайның иң зур хуҗасы итеп сизә. Ул бер урында туктап тора алмый, кулларын кесәсенә тыгып, бик горур кыяфәт белән таш стена буйлап йөренә.

      Башкалар, нарат бүрәнә өстенә утырып, кызу бәхәс ачалар.

      – Минемчә, бу сарай егерме елга түзәчәк, – диде Ха- рабаров.

      Панкратов, гадәтенчә, шунда ук аңа каршы төште:

      – Ха-ха! Егерме ел! – дип кычкырып көлә ул. – Ә мин әйтәм, кимендә илле ел!

      Күпчелек Панкратов ягында. Ә Юра тулы бер гасырга исәп тота. Мин дә аңа кушылам. Яшәсен гасыр буена! Ник безгә елларны кызганып торырга!..

      Кичен совхоз җитәкчеләре килделәр. Кыска гына митинг булып алды. Күпләребезгә мактау грамоталары тапшырылды.

      Китәр көн дә килеп җитте. Алабуга егете Николай безне станциягә илтергә тиеш иде. Юл капчыкларыбызны машинага төягәч, без тагын бер тапкыр сараебыз янына җыелдык. Кемгә ничек булгандыр, ләкин миңа сопкалар арасындагы бу яланны, үз кулларым белән төзешкән шушы таш стеналарны калдырып китү кыен булды. Мин биредә чын хезмәткә катнаштым, хезмәттә кешеләрнең яңадан тууын күрдем. Гасырлар буе буш яткан СКАЧАТЬ