Название: Йолдыз яктысы
Автор: Габдулхай Сабитов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
isbn: 978-5-298-03842-3
isbn:
– Миңа ярашлы бер эш тә юкмыни соң, Сафиулла? – диде ул кыяр-кыймас кына. – Берьялгызым өйдә тик ятам. Әллә ничек бит, бракка чыккан карт алаша кебек.
Сафи түзмәде, көлеп җибәрде:
– Тынгысыз кеше син, Сираҗетдин абзый. Ярар, алайса, карап карарбыз. Хәзергә кайтып тор. Хәл иткәч, үзем кереп чыгармын.
– Кайчанрак керерсең икән соң?
– Бүген кич булмаса, иртәгә иртән сугылмый калмам.
– Шулай итә күр инде…
Идарәдә озак уйлашканнан соң, картны алма бакчасына каравылчы итеп билгеләргә булдылар.
– Әйдә, күңеле тынычлансын, – диде председатель. – Кышын анда барып йөрисе юк. Җәйгә икенче кеше куябыз.
Ләкин Сирай бабай алма бакчасына тиз арада сукмак салды. Аның эзеннән кәҗәләр дә баргалады. Бабайга эш табылды.
Кояшка да эш күбәйде. Ул кар өстенә челтәрләр ясады, түбә кыекларына көмеш сөңгеләр элде, ишегалдына чыккан сыерларның сыртларын җылытты. Аннары гөрләвекләр агызды, елгаларны боздан арчыды, кыш буе иңрәп йоклаган каеннарны уятты, ботакларына бөртек-бөртек бөреләр сипте. Җирләр чыкты, тау итәкләрендә хәтфә үлән борын төртте.
Шундый матур язгы көннәрнең берсендә авылга Әптерәй кайтып төште.
Сирай бабайны каравылдан чакыртып алдылар. Ул кайтканда, Әптерәй баскычта утыра иде. Әтисенең ябык кулларын үзенең көрәктәй зур учына алды:
– Исәнме, әти, исән-сау гына тордыңмы?
Сирай бабай җавап бирергә теләп авызын ачкан иде, кинәт голт итеп бүленеп калды.
– Әниең… әниең карчык күрә алмады, мәрхүмә…
Бераз тынычлана төшкәч, Сирай бабай бәйрәмнәрдә генә кия торган ак күлмәген киеп алды, күрше Гатифәне чакыртып, коймак пешертте, мунча яктырды. Мунчадан соң әтисе белән бер сәгать чамасы сөйләшеп утыргач, Әптерәй чыгарга җыена башлады.
– Син, әти, үзең дә юын, – диде ул. – Мин авылны күреп, иптәшләр белән күрешеп кайтыйм.
– Ни… ярый, алайса, бар, улым, – диде аңа Сирай бабай. – Әниең мәрхүмә сиңа дип чикләвекләр саклаган иде. Чормага менеп төш.
Әптерәй чормага менеп китте. Үзенә хас бер хуш ис аның борынын кытыклап алды. Бер якка пар-пар итеп бәйләгән каен себеркеләре эленгән. Өскәрәк бәйләм- бәйләм абагалар, мәтрүшкәләр, тагын әллә нинди үләннәр кыстырылган. Алар арасында кып-кызыл миләш тәлгәшләре күренә. Бер тартмада – балан, җилпучта – кипкән шомырт, җир җиләге. Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора. Арырак эреле-ваклы янчыкларда – чикләвек. Елныкы елга аерым саклан- ган.
Әптерәй, ниндидер күңелле көй сызгыра-сызгыра, кесәләренә чикләвек тутырды да төшәргә китте. Каклаган каз, «мә, мине дә ал!» дигән кебек, дыңк итеп башына бәрелеп калды.
Җиңел хром итек ялтыратып майланды, кунычы гармун күреге кебек җыерылды. Бостон чалбар, балагы күпереп өскәрәк чыкты. Кыска җиңле сары ефәк күлмәгенең изүе ачык. Диңгезчеләрнеке кебек буй-буй тельняшка СКАЧАТЬ