Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 13

СКАЧАТЬ яраның әрнүе басылды. Әмма ип- тәшләр белән бергәләп эшкә тотынуым булды, үзем дә күрмәгәнмен, ап-ак марляга кан саркып, кып-кызыл төскә кергән. Дәррәү кубып, төзелештән куып җибәрде иптәшләр.

      Нишлим? Шыксыз палаткада берьялгызым каңгырып утырам. Биредә, дала уртасында, газета-журналлар да юк, юлга алган китаплар да кат-кат укылган.

      Шунда, кирза итекләре белән лас-лос басып, палаткага Белла килеп керде.

      – Әйдә, Абдул, көндезге ашка егетләргә сюрприз ясыйбыз, – ди.

      Икебез ике чиләк алып, сопка итәгендәге каен урманына юнәлдек.

      Урманга керү белән – гөмбә, хәйран тамаша! Чалгы белән чабып алырлык. Иң яшьләрен, иң матурларын гына сайлап җыя-җыя урман эченә керә барабыз. Ярты сәгать дигәндә, чиләкләребез тула язды. Ял итәргә утырдык. Белла сигарет кабызып җибәрде.

      Дөресен әйтим, өнәмим мин тәмәке тарткан кыз-хатыннарны. Үзем тартучы булсам да, кызыл ирененә тәмәке кыстырган хатыннарны күрсәм, ни сәбәпледер күңелем болгана.

      – Абдул, научи меня по-татарски говорить, – дип чытлыклана Белла.

      – Татар кызлары тәмәке тартмый, ташла башта тәмәкеңне, – дим, шаяруын-чынын бергә кушып.

      – Фигурам бозыла, симерәм, – дип аклана теге.

      – Белла, синең фамилияң татарныкы. Татарлыгың ни чама соң синең? – дип сорыйм.

      – Әнием итальянка, әтием татар булган, тик мин аны бик аз хәтерлим, аерылганнар алар, – ди.

      …Уч төбемнән югарырак, буын өстендә, яра эзе калган. Дала истәлеге, яшьлек истәлеге.

      Еллар узу белән саргаеп беткән әлеге кулъязмамны тагын бер кат укып чыгам.

      Ничек? Китапка кертеп укучыга тәкъдим итәрлеге бармы?

      Бу язмаларымда гаҗәпкә каршы сыздым-боздымнар артык күп түгел. Бертыннан язып ташлаганмын, ахрысы. Шуңадыр, тәгаен, кытыршы урыннары да шактый, тәҗрибәсез яшь каләм таеп-таеп та киткәләгән. Ләкин анда, үземә генә шулай тоеламы, ниндидер балаларча беркатлылык, самимилек сизелеп тора. Дала исе, каен урманнары исе киләдер кебек. Яшьлек дәрте, шул заманнар романтикасы бар кебек. Керсен әйдә китапка, укучым үзе хөкем итәр.

      Хәерле булсын!

1991

      Агач аяклы кеше

      Кызык кеше ул безнең Шәриф. «Корсагың буш булса да, күңелең хуш булсын» дигән мәкаль уйлап тапкан. Шуны, өндәмә итеп, тулай торак ишегенә язып элгән. Үзе бу мәкальгә һичбер вакыт хыянәт итми: аның борын салындырып йөргәнен беркем дә күрмәс.

      Дөрес, студент тормышын күңелсез тормыш дип булмаса да, төрле чак була. Кайберәүләр зарлангалап та куялар. Яшәү авыр, диләр. Тормыш баса, диләр. Ә Шәрифкә шул җитә кала. Сыкранып утырган иптәшенең җилкәсенә шап итеп суга да: «Бирешмә, туган! Егетләрнең җебегәнен кызлар яратмый», – ди. Ни әйтәсең! Күтәрелеп бер көләбез дә, шуның белән бетә. Беркем дә үпкәләми. Үпкәләрлек тә түгел шул. Тормыш тозын Шәриф башкаларыбызга караганда күбрәк татыган кеше бит. Яшьтән үк ятим калып, балалар СКАЧАТЬ