Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 9

СКАЧАТЬ Соңга таба гына бер җае табылды. «Җылы суга тыгып торсаң, бармаклар йомшара икән», – диделәр. Шуннан соң һәр көн Белла, без торуга, кулларны җебетү өчен, җылы су әзерләп куя торган булды…

      Бу авыр хезмәт безнең коллективта дуслыкны ныгытты. Инде Юра да башкалар белән тигез хокук алып өлгерде. Үзебезгә тапшырылган сарайның беренче стенасы салынып беткән көнне Юрага карата туган ихтирамым тагын да артты.

      Ул көнне кичен иптәшләр Тергешка кино карарга киткәннәр иде. Палаткада Юра белән икәү генә калдык. Юра нишләптер ашарга азактан гына утырган иде. Ул җай гына ашаган җиреннән кашыгын куйды да өстәл астына кереп китте.

      – Нәрсә югалттың, Юра? – дип сорадым мин аңардан.

      – Да вот… хлеб… – дип мыгырданды ул борын эченнән генә, – хлеб уронил.

      Бераздан ул, җир идәндә тузанга буялган бер кабымлык икмәк кисәге тотып, мүкәләп чыкты. Икмәкне кая куярга белмичә бераз аптырап торгач, өргәләп-кыргалап тузанлы валчыкларны койгандай итте дә кабып җибәрде. Аннары өстәлдәге валчыкларны Әзизнең таш чынаягына сыпырып, сак кына читкәрәк этәрде.

      Төньяк балкышы

      Тора-бара эшнең җае табыла төште. Авыр ташлар, карышмый-нитмичә, җайланып ята башладылар. Эш арасында шаян сүзләргә, уен-көлкегә дә вакыт табылгалап торды. Кичләрен безгә урып-җыюда эшләүче химиклар килгәләп йөри торган булдылар. Дөрес, бу якынлык кинәт кенә башланып китмәде. Баштарак алар, бераз масаеп, бездән көлеп, җырлап та йөрделәр. Безнекеләр, силикат факультетында укучыларга атап, бер егетнең пыяла чүлмәккә гашыйк булуы турында шактый борычлы шигырь яздылар. Аннан соң кирәксә-кирәкмәсә дә тыз-быз йөгергәләп йөрергә яратучы Буся исемле кызга «Автобуся» дигән исем тагылды. Химиклар да җавапсыз калмадылар. Безнең Әзизгә, шулай ук машина маркасына охшатып, «АЗИС» дип исем бирделәр. Ләкин бу төрткәләшүләр тора-бара дусларча шаяруга гына әйләнеп калды. Безнең берничә егет силикатчы кызлар белән ныклап ук дуслаштылар. Бу дуслык ике яктан да «әдәбиятның химиягә якынлыгы» дип йөртелә башлады. Бер шимбә көнне, бу якынлыкка багышлап, күңелле генә кичә дә уздырып алдык. Ул көнне Тергеш кибете ишегенә «Советская Хакасия» газетасына кара белән язылган белдерү эленде. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде:

      «Белдерү

      Бүген әдипләр лагеренда

      концерт.

      Кич сәгать 8 дә башлана.

      Төзелеш мәйданында,

      палатка янында көтәбез.

Рәхим итегез!Әдәбиятның химиягә якынлыгы җәмгыяте».

      Эштән туктау белән, безнең лагерьда ыгы-зыгы башланды. Егетләр кичә үк юып элгән күлмәкләрен тукмакларга, кызыл балчыкка каткан итекләрен юарга, майларга тотындылар. Көзгеләргә чират тезелде. Һәркем концертка кадәр төзәтенә алмыйча калудан курка иде. Курку урынлы булып чыкты. Химиклар билгеләнгән вакыттан иртәрәк җыела башладылар…

      Менә сопкаларны караңгылык пәрдәсе каплады. Йолдызлар белән бизәлгән күк гөмбәзен урталай СКАЧАТЬ