Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 21

СКАЧАТЬ булган ачуы да бик тиз онытылды. Ул вәгъдә ителгән акчасын тоттырып, һәрберебезнең аркасыннан сөеп озатты. Хәтта миннән гафу да үтенергә онытмады: «Артыграк киткән. Сез, берүк, кичерә күрегез инде…» Мин, әлбәттә, әлеге сүзләр астында Даутовның безгә булган мөнәсәбәте ятканын бик яхшы төшенә идем.

      Табын хуҗасын берсүзсез гафу иттем. Хәтта акчасын алгач рәхмәт тә әйттем бугай әле. Тагын шундый өч-дүрт табын алып барырга кушсалар да, бурычларымнан тулысынча котылуымны уйлап, шатланып риза булачак идем. Бернәрсә дә бушка гына килми. Һәрнәрсә өчен дә түләргә кирәк. Арурак акча эшлим дисәң, кимсенүләргә дә түзәргә туры килә. Бүгенге табында утырган әфәнделәрнең калын кесәсе нигезендә дә шул мыскыллауларга түзә белү ята иде. Үзеңнән өстенрәкләргә ялагайлана белү. Үзеңне адәмгә дә санамаган бәндәләрнең табанын ялый белү. Бу – җиңел нәрсә түгел. Бүген мин аны үз иңемдә тойдым. Шушы авырлыкка түзүләре, түзә алулары белән генә дә алар җитеш тормышка хаклы иделәр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Һәм мин безгә көчеккә карагандай карап та, Даутов алдында калтырап төшкән кунакларны аңлагандай булдым.

      Менә шундый хәлләр.

      Бу дөньяда аңлап һәм аклап булмастай бер генә кабахәтлек тә юк бугай.

* * *

      Барысы да гади генә бәхәстән башланды, дигән идем…

      Теге табында мин Даутовны беренче тапкыр күргән идем. Сишәмбегә кадәр, аның турында тулырак мәгълүмат тупларга тырышып, белгән-күргәннәрдән сораштырып карадым. Тик алган мәгълүматым бик тә фәкыйрь булып чыкты. Нефть белән бәйле эшкуар, бик бай адәм. Президентның бик якын кешесе. Бары шул. Аның башкарган вазифасын да, нефть җитештерүнең кайсы тармагында эшләвен дә, туган-үскән җирен дә тәгаен белгән кеше табылмады. Хәер, акчаны һәм властьны Алла итеп күргән дәвер кешеләре өчен болар кызык та булмагандыр. Аның байлыгы һәм Президентка якынлыгы үзе генә дә тылсымлы көчкә ия иде.

      Аның бай һәм кодрәтле шәхес булуына мин дә битараф түгел идем. Күңелнең кайсыдыр бер почмагына оялаган шайтан: «Менә шундый кеше сиңа спонсор булса…» – дип, туктаусыз рәвештә пышылдый сыман иде. Хәтта спонсор булмаган хәлендә дә, китапларымның нәшрият табасыннан туктаусыз төшеп торуы өчен мондый абруйлы затның бер сүзе җитәчәк. Аның шул сүзе булганда, «Китап» нәшрияты директорының: «Биш елга бер генә…» – диюе бик тә мескен булып калачак иде. Һәм мин бар күңелем белән әлеге кысыр хыялларның чынга ашуын теләдем. Хәтта Үзәк базар янында утырган теләнче карчыкка ун сум хәер тоттырдым. Мин аның дога кылуын, һичьюгы ишарәтен китереп битен сыйпап куюын көткән идем. Ләкин ул ике кулы белән беләгемә чат ябышты да күзләремә текәлде.

      – Юк, – дип пышылдады аннан соң, – алай эшләмә! Берүк алай итә күрмә!

      Аның кыяфәте дә, тавышы да котыңны алырлык иде. Әмма өске иренемә чәчрәгән төкереге курку турында бөтенләй оныттырды. Мин тиз генә аның кулыннан ычкындым да, учымның сырты белән борын астын уа-уа, тукталышка сыпырттым. Әллә нинди тиле карчык булып чыкты ул. Җир асты чыгышына җиткәнче, нәрсәләрдер кычкыра-кычкыра СКАЧАТЬ