Название: Акча күктән яумый (җыентык)
Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
Серия: Татар прозасы
isbn: 978-5-298-03135-6
isbn:
Туй узу белән, ул мине укырга кыстый башлады. Син укырсың, мин эшләрмен, диде. Ул заманда хатын-кызлардан укырга бик атлыгып торучы юк иде, абитуриентларның күбесе фронттан кайтып төшкән шинельле солдат иде. Мин, әллә ни авырлык күрмичә, пединститутка барып кердем. Тик уку дигән нәрсә үзе бик авыр булып чыкты. Дәрестән кайткан саен Халикътан үземне кызгандыра торгач, ярты ел дигәндә, институтны ташладым. Аннары безнең улыбыз туды, Халикъ аңа француз революциясе хөрмәтенә Марат дип исем куштырды, һәм мин көннәремне «француз революциясе» янында үткәрә башладым. Тагын бер елдан мин Халикъка икенче малай табып бирдем. Халикъ анысына Максим Горький хөрмәтенә Максим дип исем куштырды һәм шул көнне үк гомеренең бушка узып барганын, инде үзенең укырга керергә тиешлеген әйтте. Әгәр мин укуны ташламасам, икебезнең берьюлы укый алмаячагыбызны әйтер идем, ләкин үзем укымагач, өстәвенә ике ел эчендә ике улым туып, кул-аягымны да бәйләп куйгач, аңар каршы килә алмадым.
Халикъның ун класс белеме юк, фронтка ул елгачылар техникумының дүртенче курсыннан киткән – унынчы класс өчен экстренно имтихан бирәм дип атлыга. Права алу өчен ике йөз сум акча түләргә кирәк иде, түләде, тик инша язган чакта артыграк тырышып җибәргән: унике биткә унике хата ясаган. Экстренно имтихан тапшырудан Халикъны төшереп калдырдылар, ләкин ике йөз сум акчасын кайтарып бирмәделәр. Әнә шул ике йөз сум минем өчен Халикъ тарафыннан эшләнгән беренче сантыйлык булып күренде. Йә, кем инде тик торганнан ике йөз сумны суга сала? Минем сантый Халигым үтә дә үзсүзле булып чыкты. Икенче елны кичке мәктәпкә барып керде. Хәзер генә ул яшьләрне көчләп укыталар, ул чакта уку түгел, эш таләп итәләр иде. Халикъ кичке мәктәпкә түрәләреннән яшереп керде: аның милиция идарәсендәге эше кичке сәгатьләргә дә бәйле иде шул!
Әй, авырга да туры килде соң аңа уку! Безгә бернинди уңайлыгы да булмаган иске йорттан болын чаклы зур бер бүлмә биргәннәр иде, ул бүлмәдә Халикъның әнисе, бертуган сеңлесе Сания, Халикъ үзе һәм ике бала белән мин торам. Халикъка дәрес хәзерләргә урын да, шарты да юк, шунлыктан ул күбрәк вакытын милиция идарәсендә үткәрә, хәтта кунып та кала торган иде. Мин, аны кызганып, нигә азаплана бу сантый, званиесе бар, хезмәт хакы әйбәт, казна киеме киеп йөри, тагы ни кирәк, ди идем. Үз кадерен үзе белеп, рәхәтләнеп кенә яшәр чакта… кирәк бит, әй! Йокысызлык, каты диванда черем итеп кенә алулар аны бик тә арытты бугай, ул миннән мендәр белән ак җәймә сорап алып, аларны шунда эш бүлмәсендә тумбочкага бикләп тота торган булды. Минем күңелемдә вәсвәсә уянды. Әгәр ул анда хатыннар белән буталса? Власть үз кулында. Урын-җире, диваны бар. Ә мин монда өй саклап ят! Гомерем заяга уза түгелме? Әллә Халикъ миннән Гапсамат үчен аламы? Мин бит аңа түгел, Гапсаматка чыкмакчы идем. Мин Халикъка эштән соң өйдә торырга, милиция идарәсендә кунып-төнеп ятмаска дигән таләп куйдым. Тешен кысып булса да, ул моның белән килеште. Кич кайтып, башын салкын су белән юа да, колакларын сөлге белән урап укырга утыра. Минем тагын ачуым килә. Табыйм дисә таба бит җаен кеше, башын да күтәрми СКАЧАТЬ