Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 6

СКАЧАТЬ мине гафу итегез, Рокыя туташ, – диде ул, милиционер чыгып киткәч. – Мин сезнең белән башка урында очрашуны кулайрак күрер идем, ләкин нихәл итмәк кирәк, хезмәтем миннән рәсмилекне таләп итә.

      Мин әнә шунда беренче мәртәбә аның үз эшенә фанатикларча бирелгәнен күрдем. Мин бит аның мине яратканын белә идем, хәзер дә ул вакыт-вакыт миңа төбәлеп онытылып кала, тик хисләренә ташып китәргә ирек бирми, шундук рәсми-җитди тонга күчә.

      Мин аңар әтием-әнием турында, аларның нинди карашлы кешеләр булуы, мине ничек тәрбияләүләре турында яшерми сөйләп бирдем. Минем хәйләләмәвемне, гадел сөйләвемне ул аңлады, баштагы мөнәсәбәтен үзгәртеп, дустанә сөйләшүгә күчте. Дөресен генә әйткәндә, без бер-беребезне сыный идек. Юк, ул миннән үч алмый, аның хәле минекеннән авыррак: ул, мине яраткан хәлдә, мине авыр тойгыларга салырга һәм мин бигүк өнәп бетермәгән интим мәсьәләләргә дә кагылырга мәҗбүр иде.

      Өч сәгатькә сузылган сөйләшү вакытында ул бик нык арыды, арыганын миннән яшерергә дә теләмәде. Яшерим дисә, ул мине кайтарып кына җибәрә ала. Иртәгә тагын көн бар, берсекөнгә дә көн бар. Көн саен аз-азлап, итагатьле генә сөйләшеп, ул үзенә кирәкне җыеп бетерә ала иде. Тик ул алай теләми, намусына каршы бара алмый, икебезгә дә авыр, бик авыр булган эшен – миннән допрос алуын дәвам иттерә.

      – Гражданин Сәмигуллин Габделсамат сезнең белән нинди мөнәсәбәттә иде? – ди милиция өлкән лейтенанты Саматов.

      Мин көрсенеп әйтәм:

      – Мин аның ярәшелгән кызы идем.

      Ул, кәгазь өстенә иелеп, шатыр-шотыр яза башлый, озаклап ярсынып яза, каләм сабы тоткан бармаклары артык кысудан агарып китәләр.

      – Сезгә гражданин Сәмигуллин каракүл тире яки тегелгән бүрек китермәдеме?

      – Беләсезме, өлкән лейтенант, мин бу сорауны тактсызлык дип саныйм. Нишләп әле мин сезгә булачак ирем өстеннән сөйләп утырыйм?

      – Ләкин бит, Рокыя туташ, миңа сезнең әти-әниегезне чакырып сөйләшергә туры киләчәк. Ничек уйлыйсыз, аларны алҗытып йөртү кирәкме, әллә үзегез генә сөйләп бирәсезме?

      Минем ачуым кабара башлый:

      – Сез нәрсә, миңа әтием-әнием өстеннән әләк сөйләргә кушасызмы?

      – Тынычланыгыз, зинһар. Кабат сорыйм: гражданин Сәмигуллин сезгә каракүл бүрек китермәдеме?

      – Китермәде.

      – Тире китергәнен дә күргәнегез булмадымы?

      – Булмады. Әгәр андый эшләр хатын-кызга күрсәтеп эшләнелә дип уйласагыз, бик ялгышасыз.

      Ул миңа сүзсез озак итеп карап торды, аннары ниндидер звонокка басты, ашыгып килеп кергән милиционерга:

      – Иптәш сержант, гражданка Гыйбадуллинаны машина белән өенә илтеп куегыз, – диде.

      Мин, мыскыллы елмаеп:

      – Рәхмәт кайгыртуыгызга, аяк-кулым исән, җәяү дә кайта алам, – дидем.

      Милиция идарәсенә мине тагын өч тапкыр чакырттылар. Машина белән алып китәләр, җәяүләп кайтам. Өйдә мине дүрт күз белән әтиләр көтә, энәсеннән җебенә хәтле сорашалар, ах-ух киләләр, СКАЧАТЬ