Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 4

СКАЧАТЬ кеше сайлап тормаган, тоткан да дүрт класс белемле әтигә кияүгә чыккан. Нәрсәсе начар? Эшен дә эшли әти, тормышын да алып бара. Кеше арасында хур булып торганы юк. Халикъ, мин кырт кисеп сөйләшкәннән соң, безнең күршедән күчеп үк китте. Ул миңа бүтән әйләнеп тә карамаячак.

      Беркөнне өйләрне җыештырып, урын-җирләремне тагын бер мәртәбә кабартып җыйгач, шул уйларым белән миңгерәүләнеп, путаллы зур көзге алдына килеп бастым. Миңа хәзер егерме тулып килә. Яшьлегем үтеп бара түгелме? Минем әле йөзләрем алсу, күзләрем сөрмәле, буй-сынымның тал чыбыгыдай зифа чагы, нигә миңа Гапсаматның иркә хатыны булып, йорт биләүче акыллы хуҗабикәсе булып яшәмәскә? Тагын дүрт-биш ел торсам, яшьтәш егетләрем өйләнеп бетәчәк, мин сазаган кыз булып утырып калачакмын.

      Миңа үзем, үземнән дә бигрәк, минем кайгымнан бетерешеп, гомер буена рәнҗеп яшәячәк әтиләрем кызганыч тоелды. Чыннан да, Гапсаматның кай төше кемнән ким? Кулында һөнәре бар, мал кадерен белә торган холкы бар. Ярый, дорфарак та булсын ди, юнылмаган бүкән булсын ди. Аннан кемгә зыян? «Ир – баш, хатын – муен» дигән сүз дә бар бит әле. Муен борылмаса, баш борыла алмый. Мин, ун класс укыган кыз, Гапсаматны тәрбияли алмаммыни? Аны дорфа кыланышларыннан арындыра алмаммыни?

      Гапсаматта булмаганны бар итеп күрергә, аны матур һәм нечкә күңеллерәк итеп күз алдына китерергә тырышып яши башладым. Хыялым эшкә җигелде.

      Уйларымны әти-әнигә әйтмәдем әле. Шулай да беркөнне әти Гапсаматларга өй туена барырга кирәклекне әйткәч, карышмадым.

      Матуррак күлмәгемне, бәйрәмгә генә кия торган кытай туфлиемне сандыктан алгач, әтинең чырае яктырды, ул, ничектер сүзчәнләнеп китеп, кием-салымыңны кызганма, бетсә тагын алырбыз, дип әйтеп куйды.

      Өчебез дә, өф итеп кенә киенеп, өй котларга барып кайттык.

      Бу бару минем күңелемне тагын да Гапсамат ягына аудара төшкәндәй булды. Ул өстенә буйлы ак күлмәк, кара бостон костюм, аягына ул чорда бистә егетләре өчен бик модалы булган, балтырлары кайтарылып куелган күн аслы ак фетр кигән иде. Аның чүкечтәй нык гәүдәсе, ташып торган каратутлы алсу йөзе бу юлы миңа хәтта чибәр дә булып күренде.

      Рокыя туташ дип, Гыйбау абзый, Миңкамал түти дип, аяк өсте торып безне сыйлаулары, аракы-мазарны да әти белән икесе, безгә күрсәтми, почмак якта гына төшереп керүләре минем күңелемә гел менә хуш килде.

      Мин дә тырыштым.

      Дәшкән чакта ягымлы итеп, бераз гына назланып, үз кадеремне үзем белеп дәштем. Тойгыларым кузгалганга алсуланып киткән йөзем (зур путаллы көзге минем каршымда иде) мәҗлес халкына бик тә ошап куйды булса кирәк, ул көнне мин мәҗлеснең күз өстендәге кашы булдым. Бу минем тәкәббер горурлыгымны, үз-үземне яратуымны арттырды, һәм шул кич минем язмышымның борылып китәчәгенә сәбәпче дә булды.

      Әтиләр Гапсамат турында кабат сүз кузгаткач, әллә ни назландырып тормадым. Ике өйдә дә туй әзерлеге башланды. Бәйрәмчә аш-су: табак-табак бавырсак, чәкчәк, кош теле әзерләдек. Әллә ничә төрле паштет пешердек. Идәннәрне кырып юдык. Келәмнәрне кагып элдек. Синькаланган СКАЧАТЬ