Название: Акча күктән яумый (җыентык)
Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
Серия: Татар прозасы
isbn: 978-5-298-03135-6
isbn:
Мин үзем, кайткач та, әтигә әйтеп куйдым.
– Йөрмәдек түгел, күп йөрдек, әти. Инде төпләнәсе килә. Киявеңә мамыклырак эш белешә тор әле, – дидем. Юкса Халикъның холык бик чуар, эшсез торса, эче поша башлый, син аңа эш кенә төткәзеп тор. Дәгъвалырагын бир. Көрәшсез үткән көн көнмени, янәсе! Тагын бер баш чыкмастай эшкә кереп куйса, артта калган берәр предприятиене өстерәргә тотынса, күр дә тор, ярты картаясың инде. Ул чагында минем кайгым түтүт! Гадәт-холкын белгәнгә, тегенең гел җаеннан гына торам. Хәйлә белән алдырырга исәп.
Әтинең таныш-белешләре аркылы Казанның Бауман урамындагы универмагына коммерческий директор кирәклеген белеп алдым. Менә дигән хезмәт хакы, почёты-даны, менә дигән «ЗИЛ» ы булачак. Безгә генә Пётр патша заманнарыннан калган каналларны киңәйтеп, бөтен илдән җыелган ятим сукбайны һөнәргә өйрәтеп, тәрбияләп, үзсүзле генераллар белән дәгъвалашып яшәргә димәгәндер! Гыйбадулла кызы Рокыя да бер лимузинга утырып йөреп карасын әле! Йортсыз йомран кебек, илнең бер башыннан бер башына йөрүдән бик тә туйган идем, көн дә үгетлим Халикъны, төн дә үгетлим. Дәшми. Иртән чыгып китә, кич кайта. Дүртме-бишме көн йөрде бу шулай. Беркөнне бите-башы яктырып, зәңгәр күзләрен күк ачуташ кебек балкытып кайтып керде:
– Эш таптым, әнисе!
– Нинди эш?
– Пләтән төрмәсенә политик-тәрбия эше начальнигы итеп куялар.
– Бар икән күрәселәрем, никләр чыктым мин сиңа кияүгә! Никләр генә Гапсамат теге чакта бәлагә тарыды икән? – дип елап җибәрдем. – Кеше эшләгән җирдә эш беткәндер шул, адәм каргышы яуган җирне эзләп йөрмәсәң, күңелең булмый инде синең! Мине кабергә керткәнче тырышасың. Беләм мин. Бу кайгыга сабышып үлсен йә тилеләр йортына барып керсен дип үчегәсең…
Күңелемдә җыелып килгән барлык-барлык үпкәмне берьюлы чыгарып аудардым да:
– Мин синең белән тормыйм. Тормыйм! Чыгып кит бездән! – дидем.
Нишләгәнемне, ни әйткәнемне белештермәдем. Ярсып, дулап, рәнҗеп әйттем.
Саматовны андый рәнҗүләр белән генә хатын-кыз итәгенә тагып буламы соң! Китте бу чыгып, ай буе бездән аерым яшәде, бер генә мәртәбә дә мине үгетләргә килмәде. Латышлар ягыннан кушылган канмы, газаплы сугыш юлын узып җыйган ныклыкмы аны хатын-кыз тирәсендә эбер-чебер китереп йөртми иде.
Яңа эшендә бер ай чамасы эшләгәч, урамда очраттым.
Майор погоннары таккан яңа френчтан, күз явыңны алырдай чиста хром итектән, озын буйлы, төз гәүдәле офицер. Аерым яшәү дә аның мәһабәт горурлыгын киметмәгән, ул әүвәлгечә үк ачык, ягымлы, җитди. Хәрәкәт-гамәле төгәл, олы сымак. Мин аның бер генә мәртәбә дә вакланганын, СКАЧАТЬ