Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 36

СКАЧАТЬ сатучы үзе килмәде. Гыймран агай, алдан вәгъдәләшкән буенча, тананың тиресен, баш-аягын һәм эчәкләрен хуҗаның хатынына биреп җибәрде. Өстәвенә иң симез җиреннән бер кило чамасы ит һәм Кәлимәттән үк сумкасына тыгып чыккан ярты литр аракыны тоттырды. Хатын, авыл кешеләренә хас беркатлылык белән сөенеп, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, өенә кайтып китте.

      Җаныңны суырып алырдай булып сатулашкан кешенең кинәт шулай юмартланып китүенә мин таң калдым.

      Үлчәп карагач, тананың бер йөз дә сиксән килограмм ите, бер пот мае чыкты.

      – Без бит ялгышканбыз, Гыймран ага. Хуҗа хаклы булган ич, – дидем мин, баягы бәхәсне аның исенә төшереп.

      Сабыр холыклы Нуришанов бу юлы түзмәде, кеткелдәп көлде дә:

      – Беркатлы да кеше син, энем Сәләхи, – диде. – Гыймран абзаңны алдыйсы кеше дөньяга тумаган әле! Әгәр инде бик беләсең килсә, әйтим, мин танага күз салу белән үк сиздем, ун поттан да ким түгел моның ите дип уйладым. Касык астын капшагач, юк, бу унике пот, дидем. И дөрес тә булып чыкты, хе-хе-хе…

      Аның шулай әле генә эшләгән этлегеннән бик канәгать булып, кеткелдәп көлеп торуы, җитмәсә, шуның белән ачыктан-ачык мактануы минем кәефемне кырды. Ачуым чыкканны яшереп-нитеп тормастан:

      – Хуҗага тиешле акчасын илтеп бирергә кирәк. Без мал барышниклары түгел! – дидем.

      Нуришанов чиста ак капчыкларга пөхтә итеп төргән тана итен машинага тутырып маташа иде.

      – Шулайдыр шул, мин сиңа бригада акчасын әрәм-шәрәм итәргә юл куймагаем! – диде. – Беләсең килсә, итнең килосы безгә бер сумга төште, ә туйда артык акча эчеңне тишмәс! Сату-алу эше гомергә шул инде ул – син алдамасаң, сине алдыйлар.

      Әтием кебек олы яшьтәге кеше белән сүз көрәштереп тору миңа кыен иде, ләкин аның фәлсәфәсе белән килешеп калуны да намусым күтәрмәде. Күңелем ярсыну белән тулды. Танадан калган акчаны эчке кесәмнән тартып алдым да Нуришанов кереп утырган «газик» эченә тондырдым һәм, Кәлимәткә кайтырга машина эзләп, үз юлыма китеп бардым.

      Караңгыда хәвефсезлек инженерының мине чакырып дәшкән тавышы ишетелде, ләкин мин әйләнеп тә карамадым.

      Нигә кирәк иде әле миңа аның белән чыгу? Иртәгә тагын складлар буйлап йөри башласа, нефть начальникларының кабинет төбен сакларга туры килсә… Беләбез без аның сүзне кайдан башласын: промыселда, имеш, өр-яңа хәл – гади бер оператор, бригада исәбенә укып, инженер булды! Инде менә өйләнә, бәйрәм үткәрергә йөрибез. Ярдәм итегез, азык-төлек кирәк. Дәүләт бәясенә җибәрегез әле, дияр. Ялыныр-ялварыр, үз дигәнен итми туктамас.

      Аның, юк елмаюын бар итеп, ерактан уратып, соранып утыруын күреп тору әллә миңа бик рәхәт дип беләсезме? Бик кирәге бар иде! Йөрсен әнә үзе, сөйләшсен. Иртәгә ике аягымның берсен дә атламыйм. Үз эшемә, промыселга китәм дә барам.

      Җир өстенә әкрен генә җәйге тымызык төн җәелде. Каяндыр Зәй буе болыннарыннан җиләс җил белән килгән салкынча дым һәм чәчәктә утырган үләннәрнең хуш исе борынга бәрелде. Агач ябалдашларына орынып, ниндидер төн кошы очып узды. Аны күрү өчен дип башымны күтәргән идем, баскан җиремдә катып калдым: куе зәңгәр күк йөзендә, минем баш очымда ук, юри куйгандай, янәшә СКАЧАТЬ