Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 38

СКАЧАТЬ Ул нәни имәнен сак кына, ватмагаем дигән төсле, ипләп кенә тотып тора, әйтерсең лә аның кулында имән үсентесе түгел, үзенең киләчәк язмышы саклана иде.

      Агач утырту тантанасы узуга, кияү белән кызны өстәл башына, иң хөрмәтле урынга китереп утырттылар, йөзе айдай балкыган Азамат аларның икесенә ике бокал тутырып шампанский салып бирде.

      Башта кияү белән кыз бәхетенә күтәрдек. Аннары, бригаданың уңышлары өчен дип, стаканнарның икенчесен каплап куйдык. Хәдичәттәй белән Талип бабайны да онытмадык. Шуларның барысы тыныч һәм салмак узды, артык сүз сөйләнмәде. Тик вакытыннан алда кызып алган Николай Петушков кына түзмәде, өстәл артыннан торды да, руслар туендагы дружок кебек, такмаклап сөйләргә тотынды:

      – Молодые, горько! Водка, как полынь – в рот не возьмешь, балиш, как горчица. Уважьте гостей – подсластите!

      – Горько! – Барлык бригада бертавыштан аны куәтләп җибәрде.

      Кияү белән кыз аяк өсте бастылар. Гүзәлия, оялып, каушап, башын читкә борды, үптермәскә теләде, бригада аның саен ярсыды, кул чапты, рәхәтләнеп көлде. Минем белән янәшә утырган Зөбәрҗәт, балаларча беркатлы эчкерсез сөенү белән сөенеп, чандыр кулларын чәбәкләп:

      – Тагын, тагын! – дип кычкыра башлады. Ул нигәдер гел миңа таба борыла, гел миңа карап сөйли иде.

      – Здорово! Здорово! Әйе бит, Сәләхи абый?! – диде ул. Мин аның алсуланган йөзен күрдем, чаткыланган күзләрен күрдем, ләкин сөенечен берничек тә уртаклаша алмадым, тик күңелемнән «Карале, бик үк ямьсез түгел икән бит бу кызый…» дигән уй гына узып китте.

      Табын янында, бөтен бригаданың күз алдында, дөресрәге, табыннан читкә борылып, оялып кына үбешү яшьләрне кузгатып, ашкындырып җибәрде. Кызлар әдәп өчен генә ялындырган булдылар да бердәм тигез тавыш белән җыр башладылар. Җырлап арыгач, егетләр, сикереп төшеп, биергә кереште. Шаян табигатьле Азамат үзенең гармунында әллә ниткән әкәмәтләр кыландырып бетерде.

      Кемдер юри, кызык ясау өчен, Шәйхаттарны да биергә чакырды. Дүрт-биш ел бергә эшләү дәверендә без аның артистлык талантын күрмәдек, үзешчән сәнгать кичәләренә бау белән дә тартып алып бара алмадык.

      Аның гел ашау турында гына кайгыртып, сөйләшә башласаң да сүзне гел шул якка таба боруын белгәнгә күрә, халык, этешә-төртешә, түгәрәк тирәсенә җыелды.

      Шәйхаттар ялындырырга уйламады да. Бер кулына аракыдан бушаган зур гына шешә, икенче кулына стакан тотып, көлдерер өчен юри салмаклатылган үтә ялкау хәрәкәтләр белән түгәрәкне бер әйләнеп чыкты, аннары дөберт итеп җиргә тибеп куйды, китте шуннан, китте кызып! Көзге кебек ялтыратылган хром итекле аякларын ялт та йолт, ялт та йолт тирә-якка ыргытып кына тора; каян чыга җитезлеге, каян чыга көлкесе, күзләр иярми, күзләр! Биеп кенә калса бер хәер иде. Биегән уңайга җыр сүзләрен, кызларның исемнәрен куша бара:

      – Бие, бие, Шәйхаттар, Габсаттар, Гайфулла! Ай җаный, Мәйсәрә, Рәхимә, Гүзәлем! Биегән кеше бай була, ай җаный, Шәйхаттар, Азамат, вай җаный, Гүзәлия! Биегән кеше бай булганчы, СКАЧАТЬ