Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 39

СКАЧАТЬ шушы улымның үсеп җитеп кеше булганын күрер көнем булыр микән, дигән иде. Менә улы үсеп җитте. Тик ул гына күрә алмады. Бәк киң күңелле, бәк кампанийский душа кеше иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Сугышына барып сугышып та кайтты, ярасын алып, ранный булып та кайтты, и шулай ук ярасыннан гүр иясе дә булып китте. Кордаш миңа рәнҗемәс, үз кулым белән юдым, үз кулым белән зиратның иң матур җиренә илтеп күмдем. Җәүдәткә ничә яшь иде әле ул чакта, Хәдичә? Әйе, шулай, дөрес әйтәсең, җиде яшендә, беренче сыйныфка укырга кергән сабак баласы иде. Күрәсезме, хәзер нинди! Әтисе хәзер күрсә, нишләмәс иде. Үләр алдыннан, шулай капка төбендә икәүдән-икәү генә гәп сугып утырабыз, әйтә бу миңа: «Ышаныч синдә инде, Гыймран, минем гомерем әллә бар, әллә юк, улымны күздән ычкындырма, үз улың кебек итеп кара, и шулай ук кеше ит», – ди. Инде менә үзегез күреп торасыгыз, Җәүдәт укып кеше булды, аның өстәвенә, өйләнеп, башлы-күзле дә булды. Миңа, Җәүдәтнең әтисе урынына калган кешегә, рөхсәт итегез, яшьләрне чәчләре чәчкә бәйләнгән көн белән котлап, менә шушы кечтеки генә бүләкне тапшырырга. Монысы, кем әйтмешли, үз исемемнән…

      Нуришанов кесәсеннән бәләкәй генә ике тартма чыгарды, аларны төргән юка чытырдавык кәгазьләрне сүтеп, зәңгәр бәрхет тышлы тартмаларны Җәүдәт белән Гүзәлия кулына тапшырды.

      Җәүдәт рәхмәт әйтеп баш иде, Гүзәлия шундук үзенә эләккән тартманы ачып карарга тотынды.

      «Алтын сәгать…» – диде кемдер, сокланып.

      Талип карт кашларын җыерды, ә минем күңелемә: «Танадан калган акчага алмадымы икән?..» – дигән шикле уй килде.

      Хәвефсезлек инженеры сокланып тел шартлатуларга да, бүләкләрне хуплап әйткән сүзләргә дә исе китмәгән кыяфәт белән, стаканын югары күтәреп, кияү белән кызның әти-әниләренә таба китте. Өстәл башына тыйнак кына, мөлаем гына килеп кунаклаган бу өлкән кешеләргә карата да аның матур сүзләре калган икән әле. Тол килеш яшәп, шундый да акыллы, башлы егет тәрбияләп үстергәне өчен ул Хәдичәттәйне үтереп мактады, шуның белән аның күңелен йомшартуга иреште. Әни кешенең шатлык яшьләренә ихтирам йөзеннән бәйрәм табыны тынып калды. Шул форсаттан файдаланып, Нуришанов үзенең мактау сүзләрен Талип картка, ягъни Гүзәлия кебек гүзәл, булдыклы, тәүфыйклы кызның әтисенә, «хөрмәтле өлкән дустыбызга, нефтьчеләр ветеранына» яудырырга кереште. Ләкин шул мәлне беребез дә көтмәгән бер хәл булып алды. Талип бабайның чал сакалы дерелдәргә тотынды, ул ашыгып урыныннан торды да Нуришановның чәкешергә дип сузган стаканын дорфа гына этеп җибәрде, кандай кызыл куе шәраб ак эскәтер өстенә түгелде.

      – Чәкешмим! Юк! Шайтан синең дустың, белдеңме, шайтан!!! Кит моннан, югал күз алдымнан… Тапкан монда ветеран! Лыгырдавык…

      Картның кыяфәте адәм баккысыз: күзләре аларган, чал сакалы чуалып, алга таба сузылган иде.

      – Нигә син койрык болгыйсың? Җәүдәт алдында ялагайланасың? Имеш, ул әти урынына… Беләм мин… Синең ише дуслар әйбәт чакта гына… Башыңа бәла килсә, эзегез калмый сезнең… Исеңдәме, эттән яралган нәрсә, теге СКАЧАТЬ