Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 13

СКАЧАТЬ обкомына. Беренченең үзе янына кер. Сөйләп бир хәлләреңне, менә шулай-шулай диген, ничәмә-ничә еллар ирем Саматов Халикъ иң әтбитствинный, иң җаваплы эштә эшләде, диген, башта Балтик каналын салдырды, аннары нефтьчеләр каласы Әлмәтне төзеде, и шулай ук алын-ялын онытып эшләде, диген, кайда җимерек, кайда тишек, бер Саматовка гына ямап йөрергә димәгәндер бит, диген. Кем өйрәтте, дисәләр, мин өйрәтте, димә, үзем беләм, диген. Ун классны бетергән кыз, син аларны гына белергә тиешле. Бар-бар, монда ике кулыңны кушырып, үзеңне-үзең кочаклап утырсаң, он да чыкмас, тоз да чыкмас, гомер буена тол катын булып утырып та калырсың. Ничу катын-кызны мыскыл итеп, иреннән аерып яшәтергә!

      Мине обкомга озата чыкканда, ул каушый төшеп әйтте:

      – Бәк әллә ни чәпчемә, чи-чи килмә, ипләп кенә, җаен җайга китереп кенә сөйлә, галимнәр утыра анда, башлы халык, синең белән мин белгәнне киртәгә чыгарып элгән… – диде.

      Мине беренче янына кертмәделәр. Өстәвенә, икенче секретарь янына кергәч, мин югалып калдым. Кая ул әти сүзе! Үз сүземне дә онытып бетердем.

      Ишектән түргә чаклы сузылган озын келәм. Ай, аннан атлаулары! Теге башта сине көтеп секретарь басып тора. Гыйбадулла кызын гына күргән дисеңмени аны!

      Түгәрәк шома бит, тап-такыр баш, ялт иткән костюм. Үтәли тишеп чыгардай үткен караш. Сөйләргә кушты. Сөйләдем. Дөресрәге, мин ике авыз сүз әйтү белән үк ул минем Саматовны Казанда алып калырга теләвемне аңлады.

      – Әйбәт яшисезме? – диде. Нәрсә әйтим?

      – Әйбәт! – дидем, сүзне Саматовка бормакчы идем, ул мине тагын бүлдерде:

      – Авылда да әйбәт яшәүләрен телисезме?

      – Телим.

      – Бик яхшы. Сез шунда барыгыз да, ирегез Саматов белән кулга-кул тотынып, колхозчыларның тормышын көйләгез. Мин Саматовның әтисен беләм. Ул минем авылдашым иде. Колхоз оештырды. Әгәр Халикъ Габдрахман абзыйга охшаса булдырыр. Без аңа ышанабыз.

      Обкомнан мин әллә ничек юашланып кайттым. Кайтып керүемә, әти ишектән башын тыкты – аңар да кул гына селтәдем. Көне буе әзерләнеп, бала-чагамның керен юып, ямавын ямап, ике көн тула дигәндә Кама буена, ирем кабул итеп алачак колхозга китеп бардым. Нәкъ көненә туры килдем. Борынгы мәчетләрне бергә җыеп салган шыксыз иске клубка халык кереп тулган – председатель сайлыйлар.

      Минем беркайчан да колхоз җыелышында булганым юк иде. Коридор кебек озын һәм тар клубта дыңгычланып тулган халыкны күргәч, йөрәгем, наразыйлык белдереп, каты-каты тибеп куйды. Юк, Халикъның моңарчы эшләгән җирләре алтын булган икән. Монда бернинди тәртип тә юк, булачагы да юк, мин монда калсам бетәм, үләм, хур булам. Хәзер үк борылып чыгып китәргә кирәк, бөркүлектән йөрәгем кысыла, тыным бетә, ләкин мине чыгармыйлар, әвәреп уртага алып баралар иде.

      Бер-берсен бүлдереп шаулаган төрле тавышлардан мин бер нәрсә аңладым: соңгы ике ел эчендә биредә колхоз председателе булып райбашкарма председателе эшләгән, аны прокурор алыштырган, ниһаять, МВД киеме киеп, укалы погон таккан Халикъ Саматов килеп төште.

СКАЧАТЬ