Название: Акча күктән яумый (җыентык)
Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
Серия: Татар прозасы
isbn: 978-5-298-03135-6
isbn:
– Председатель иптәш, – ди, – абзарның бер кырые тәмам тишек, – ди, – шушы саламны алып кайтырга гына, зинһар, рөхсәт ит инде, бардан түгел бит, юктан алу, – ди.
– Ярый, – дидек. – Салам астында нәрсә?
– Юк, билләһи, юк, – ди, үзе тотлыга.
Ачып карадык, ике капчык арыш. Амбарга илт, квитанциясен бухгалтерга тапшыр, дидек.
Халикъ бер атна эчендә бишме-алтымы кешене тотты. Ярулла Заһирыннан бер тонна бодай алып чыкканнар. Авыл халкы моны Халикъның заманында милиция эшендә эшләвеннән күрде, ул гына булдыра алган эш итеп сөйләде. Сөйли торгач, ул хәл, бик нык күпереп, әкияткә әйләнә язды.
Имеш, райком бүләк иткән машинага утырып, Саматов басудан кайтып төшә. Күрә: чирәмдә арба эзләре бер капкага кереп киткән. Стоп, Фәйзи, бу йортка бур кергән. Туктата бу машинаны, Фәйзине үзе белән алып керә. Каршыга егетнең әнисе өтәләнеп чыга. «Әйдүк, ди, бик вакытлы йөрисез, ди, бәрәңгем пешеп кенә чыкты, күршедән әҗәткә ипи сорап торыйм да тозга ярып пешергән бәрәңге белән сыйлап җибәрермен, ди. Бер дә генә борчылмагыз, күршебез Гатият мытысыда эшли, бура тутырып бодай ала, аларда ипи булмый калмас».
Башка председатель булса, рәхмәтен әйтеп китеп барыр иде. Саматовны алай гына алдый алмассың! Бик рәхмәт, апа, тамаклар бик тә ачып тора иде, керәбез, тозга ярып пешергән бәрәңгедән дә яраткан ризыгым юк минем, ди. Шофер Фәйзине ияртеп, туп-туры лапаска барып керә. Лапаста камыл астын чабып аударган печән.
– Гаеп итмә инде, персидәтел, улым Гарапша бер дә генә эштән бушамый, кышка сыерыбыз ач калмасын дип, урак белән урып апкайтканыем.
– Бик әйбәт, апа, камыл астын урганга сүз юк, – ди Халикъ. Үзе кулына тоткан таягы белән тирә-ягына төрткәләп тикшеренеп йөри. Ояда кыртлап утырган тавык бар икән, боларны күреп, дөньялар бетереп кытаклый башлый.
Гарапшаның әнисенә шул гына кирәк тә.
– Бу ниткән көпә-көндез тавык куркытып йөрү, тол катын дигәченнән дә, мыскыл итәргә уйладыгызмыни? – дип разбой сала башлый. Кеше җыймакчы! Халикъны андый провокация белән генә куркыта алмассың! Андыйны ул милиция эшендә кырык күргән.
– Гафу итегез, апа, гаеп бездә, – ди Халикъ Саматов. – Без үзебез туздырганны төзәтә дә беләбез, дип, тавык оясына барып керә дә оя астыннан капчыгы белән бодайны тартып та чыгара.
«Саматов СКАЧАТЬ