Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан страница 31

СКАЧАТЬ җирдә учак ягып төн уздырган ирләр, ашый торган ашларын ташлап, кулларына корал алып, агач баскычлар буенча койма өстенә йөгерделәр. Атлылар атларына атландылар, коралларын барладылар. Койма тышында урның бозылган ярларын төзәтүче, ауган, какшаган баганаларны ныгытучы кешеләр тизрәк эшләрен төгәлләргә ашыктылар.

      Чабып килгән күзәтчеләр урга якынлашу белән, капкачылар күперне төшерделәр, капканы ачтылар да тыштагы барлык кешеләрне эчкә керттеләр. Капка ябылды, күпер яңадан күтәрелде – су астыннан чыгып торган очлы багана башларына, болганчык су өстенә шыбырдап чүп-чар, балчык коелды.

      Каравыл өендә йокымсырап утырган Күрән би, тояк тавышлары ишетеп, сискәнеп урыныннан торды.

      – Килделәрмени?! – диде ул кисәк кенә, куркып.

      – Киләләр! – диде шунда кемдер, басу ягына күрсәтеп.

      Шул чакны чыннан да изге нарат аланы ягыннан үр менеп килүче атлылар күренде. Иң элек аларның иртәнге кояш яктысында ялт-йолт килгән сөңге очлары, күк төстәге озынча байраклары калкып чыкты. Аннары әкренләп-әкренләп кораллы ирләрнең тимер алпаклары, ат башлары, калканнар күренә башлады. Үрдән менгән җайдаклар уңга борылдылар, киң юлга төштеләр.

      Баштанаяк коралланган, көр-таза атларда нык утырган ул ят кешеләр, ягы кешеләр ашыкмыйча гына, иркен, тыныч кына киләләр иде. Алар күп иде, бик күп иде. Кечерәк төркем-төркем булып, җир астыннан чыккан сыман, сырт итәгеннән менә тордылар, тигез җиргә җәелә тордылар. Бераздан алар бодай чәчелгән җир өстен бөтенләй каплап алдылар. Шул ук мәлдә, тыелгысыз бер көч булып, тигез җиргә җәелеп аккан язгы ташкын булып, катауга таба басып килделәр. Тигез, ачык ялан күз алдында атлар, кешеләр белән тулды. Тигез, ачык, күркәм яланда – катаудагы меңләгән күзләр алдында – әйтерсең тиз арада кара урман калкып чыкты, әйтерсең берничек тә үтеп булмастай тау-таш калкып чыкты!

      Акбүреләр койма өстендәге калку урыннардан, ук атар өчен калдырылган уемнардан, манара башларыннан, өй түбәләреннән, багана башларыннан аларның шулай бөтен җирне иңләп, ябырылып килүләрен тын да алмый күзәтеп тордылар.

      Байракларын югары күтәреп иң алдан килгән ирләр төркеме, катауга бер ук52 чамасы килеп җитмичә, сөрелмәгән, чәчелмәгән тигез җирдә туктап калдылар. Арттан килүчеләр дә, алдагыларга якынлашып, шулай ук туктый башладылар. Акбүре кешеләренә аермачык булып аларның йөзләре, киемнәре күренде; аларның янау, көлү сүзләре ишетелде.

      Юлның ике ягына да тезелгән ир-атлар кинәт кыймылдап куйдылар, як-якка тайпылгандай иттеләр. Юлда, тар аралыкта яхшы акбүз атка атланган бер кеше күренде. Бу кеше йөзләгән, меңләгән ир-атлар арасында таудай калкып, ерактан ук күзгә ташланып тора иде. Ул бик таза, көчле кеше күренә иде. Башындагы алпагы да, күбәсе дә, калканы да аның көмештән, алтыннан ясалган иде. Озын муенлы, биек, таза атының йөгәне, ияре, өзәңгеләре шулай ук алтын-көмеш белән бизәлгән иде. Күбә өстеннән ул ал төстәге бөркәнчек ябынган иде. Кара сакал-мыегы аның кыска итеп, түгәрәкләп киселгән иде. Аның болай да киң, түгәрәк бите шунлыктан тагын да түгәрәк булып, СКАЧАТЬ



<p>52</p>

Бер ук – атылган бер ук ераклыгы.