Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан страница 27

СКАЧАТЬ чык, монда, кияү! – дип кычкырды Утташ кам, чәрелдәп, кулын бутап.

      – Анда чыксам, мин синең тиле башыңны чабып кулыңа тоттырырмын! – диде Күрән би. – Синең коткы таратып йөрүеңне бөтен ыру белә – тагын ни уйлап таптың?

      – Угры углың кая? Күрсәт углыңны! – дип кычкырды Утташ кам капка аша.

      – Таралыгыз тизрәк! Күземә күренмәгез! – дип кычкырды би, ярсып.

      Ул шундый каты кычкырды, – шаулашкан кешеләр чыннан да тынып калдылар, шүрли төштеләр. Бары Утташ кам гына, үз иярченнәрен өстереп, туктаусыз чәрелдәвендә булды.

      – Синең белексез Тотышың аркасында илдән тынычлык китте, җирдә чир-чор күбәйде, явыз ияләр азынды. Кичәгенәк балтачы Кылтимернең кызыл сыеры ярдан таеп аягын имгәткән; күнче Туктамышның хатыны икенче көн инде бала табалмый интегә; бүген таңда Котлыгыш аксакал үпкә чиреннән үлде; үзән төбендә эреп бетмәгән кар ята; әле булса яңгыр яумый… саный китсәң, тәлим яман эшләр тулып ята. Барысы да синең Тотышың аркасында!

      – Барысы да синең коткың аркасында, Утташ кам! – дип кычкырды Күрән би, Утташ камның үзеннән дә яманрак итеп. – Килешәм: минем Тотыш углым усал, кыю… башсызлыгы да бар. Аның кебек чакта кем генә шулай булмаган! Күпме генә тинтәк, башсыз булмасын, шулай да балтачы Кылтимернең сыерын ярдан ул төртеп төшермәгәндер, күнче Туктамыш хатынының баласын да, тума дип, ул котыртмыйдыр…

      Төркем арасында, җылы җил булып, тыелып кына көлешү ишетелеп китте. Күрән бинең тавышы ышанычлырак яңгырый башлады.

      –…Котлыгыш аксакалның үпкә чире белән чирләвен кем белми! – диде ул, өзелгән сүзен ялгап. – Үлгән икән – урыны оҗмахта булсын! Яхшы, тыйнак кеше иде. Син, Утташ кам, аны да минем углым Тотыш үтергән димәкче буласыңмы?

      – Мин алай дип әйтмәдем! – дип кычкырды Утташ кам.

      – Әнә сүзеңнән тана да башладың! – диде Күрән би җиңүче төс белән. – Җирдә чыннан да яман эшләр тулып ята. Изге келәүдә буласы урында, изге эшләр белән мавыгасы урында, син, Утташ кам, юк-барны чокчып, ыру котыртып йөрисең. Чир-чорны бетерү, албасты-өрәкләрне качыру синең эш. Җирдә явызлык күп икән, димәк, син келәмисең, үз эшеңне тиешенчә башкармыйсың. Бер-ике көннән сабанга төшәргә кирәк, орлыкларны, коралны барларга кирәк – чураларны47 син эшләреннән аерасың, кешеләрнең тынычлыгын бозасың. Син языклы барысына да, Утташ кам!

      – Чын шул!

      – Би белеп сөйли! – диештеләр төркемдәгеләр, ачулы мыгырданып.

      Кайберәүләр, исән-имин чакта китеп котылырга кирәк дигән сыман, шундук тәртәләрен кире бордылар. Утташ кам, бирешәсе килмичә, төкерекләрен чәчте, кулларын бутады. Шулай да инде төркемдәгеләр аның сүзенә колак салмадылар. Тотышның кыланышларын да, Утташ камның ни өчен бигә ачулы икәнлеген дә алар чыннан да яхшы беләләр иде. Шуңа күрә Утташ кам инде аларны тиешенчә кыздыра, ярсыта алмады. Әллә урлаган Тотыш кунак кызын, әллә урламаган – кем белә аны!..

      Тора-бара кешеләр монда ни өчен килүләрен дә аңламый башладылар. Тотышны да исләреннән СКАЧАТЬ



<p>47</p>

Чура – игенче, бигә буйсынган кеше.