Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан страница 32

СКАЧАТЬ бик нык йончыган, тиешенчә йокламау аркасында, йөзе агарынып калган би аксакалларга, кораллы ирләргә күтәрелеп карады.

      – Нишлибез? – диде ул карлыккан тавыш белән.

      Башкалар да үзләренә шул ук сорауны бирделәр. Тик беркем дә турысын гына ярып сала алмады. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта иде, ничек кенә боргалансаң да, башыңа таякның юан башы төшәчәк иде. Тынлык шактый озакка сузылды. Беренче булып Утташ кам авыз ачты.

      – Туганнар, ырудашлар! – диде ул, кычкырып. – Мин сезгә әйтә килдем. Мин сиңа да әйттем, би! Колак салмадыгыз. Инде менә күреп торасыз: Тәңренең каргышы, авыр кылыч булып, баш өстебездә уйнап тора. Көн-төн эшләнә торган языкларыбыз өчен килгән талау бу! Мондый чакта, куркыныч килгәндә… бөтен ыруның язмышы кыл өстендә торганда… безгә йолык бирергә кирәк! Башкача котылу юк!

      Кешеләр сагая калдылар. Утташ камның бөтенләй кирәкмәгән юлдан китүен аңласалар да, аның сүзен бүлдерергә беркемнең дә йөрәге җитмәде. Ырудашларының куркынган, таштай катып калган йөзләрен күреп, Утташ кам кызганнан-кыза барды.

      – Биргән йолыгыбыз ияләргә барып ирешмәде, – диде ул, аксакалларның әле берсенә, әле икенчесенә карап. – Әрлик хан ялчысы явыз Октуганның күңеле йомшармады. Кичәгенәк төш күрдем. Октуган якамнан алды. «Йолык! Йолык! Йолык!» диде өч тапкыр. Мин аны беләм, өч тапкыр әйттеме, ул кеше сорый. Явыз Октуган йолыкка кеше сорый! Үтендем, ялвардым – сүзеннән кайтмады. Шунсыз сезгә котылу юк, ди. Юкса бөтен җир-суыгыз, бөтен ыруыгыз юкка чыгачак, ди. Бер языклы кеше аркасында бөтен ыру юкка чыгарга тиешме-юкмы, әйтегез шуны, ырудашлар?

      – Йолык! Йолык! – дип кычкырдылар Утташ кам янындагы кешеләр.

      – …Октуган явыз… тфү, тфү! Телемә дә аласым килми… – диде Утташ кам, еламсырагандай итеп. – Канечкеч Октуган… явыз Октуган синең углың Тотышны сорады, Күрән би! Кая качырдың углыңны – кичекмичә тотып бир безгә!

      Кешеләр, көчле җил искән чактагы урман кебек, кинәт чайкалып куйдылар. Куллар, ярлыкау сорап, үзеннән-үзе күккә күтәрелде, меңләгән йөзләрдә курку, кот алыну билгесе катып калды.

      Майчан аксакал, ачуланып, таягын шакылдатып, койма өстенә менде.

      – Ыхым, ыхым, – диде, тамагын кыргалап. – Оланнар… ырудашлар, мине тыңлагыз. Сезнең арада мин иң карт кеше. Яшем инде сиксәннән артып бара. Туганнан бирле мин бер генә күрдем йолыкка кеше биргәнне. Бик күптән… унбиш-уналты яшемдә. Ыруыбызның атаклы камчысы Айбаба әйтерие, ни… әшәке… аты коргыры… Октуган явыз… кешене йөз җылга бер генә сурай, диерие. Әле йөз җыл үтмәгән, ырудашлар.

      Кешеләр, җиңеләеп, гөрелдәп алдылар. Майчан аксакалны яклап кычкырган тавышлар ишетелде. Утташ кам яклылар да авыз йомып тормадылар – кычкырдылар, кулларын, коралларын бутадылар. Майчан аксакал җиргә төшкәч, кызып-кайнарланып, өлкән кам яңадан сөйләргә кереште.

      – Туганнар, ырудашлар! – диде. – Олуг аксакалыбызның сүзләре сезне буташтыра күрмәсен. Айбаба камчыны мин дә беләм. Белмәскә, минем үз атам, өйрәтүчем лә ул! Илгә яу-кыран килгәндә, й СКАЧАТЬ