Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 8

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ теләячәксез,  – дип, астыртын елмайды ул.  –  Син үзең күчәргә теләячәксең. Чөнки син минем чиратка кердең. Ул йорт миңа булырга тиеш иде.

      – Нинди аерма?!  –  дип елмайды Илдар.  –  Мин кичә күчтем, син иртәгә күчәчәксең…

      Һәм, үзенең артыгын ычкындырганын сизеп, кинәт туктап калды.

      – Иртәгә?!  –  Илдус үз колакларына ышанырга теләмичә, әле Илдарга, әле Рамил Әхмәтовичка карады.  –  Ничек иртәгә?

      Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә Зифаның елмаюлы йөзе күренде

      – Ә менә шулай!  –  диде ул, кулындагы пультны Илдусның борын төбенә сузып.  –  Сөенчегә нәрсә бирәсең?

      Илдус аптырап торуында булды.

      – Пульт!  –  диде ул ниһаять, елмаеп.  –  Фатир белән идарә итү пульты!

      – Сөенчегә нәрсә бирәсең?  –  дип кабатлады Зифа.  –  Әйдә, саранланма…

      – Бүген мин сыйлыйм!  –  Илдус кызның кулыннан пультны эләктереп алды.  –  Барыгызны да! Киттек хәзер үк ресторанга!

      – Ашыкма әле син,  –  дип елмайды Рамил Әхмәтович,  –  эшне ташларга уйлыйсыңмы әллә?

      – Ә бәлки, иртәгәгә калдырырбыз?

      Рамил Әхмәтович кеткелдәп көлеп җибәрде:

      – Ә бәлки, фатирга күченүеңне кичектереп торырбыз?

      – Юк инде, Рамил Әхмәтович!  –  Илдус бәхетле иде.  –  Бер минутка да кичектерү юк! Ә табынны… Эштән соң… Эштән соң барыгызны да гаиләләрегез белән бәйрәм табынына чакырам…

      – Ашыкма әле, Илдус,  –  дип елмайды Рамил Әхмәтович,  –  ашыктырма. Бүгенгә табынны кичектереп торырга туры киләчәк. Син башта кайтып хатыныңны сөендер. Ә иртәгә… Иртәгә безне дәшәрсең… Иртәгә мөмкин. Ә бүген булмый.

      – Миңа гел көтәргә язгандыр инде,  –  дип үпкәләгәндәй итте Илдус,  –  гел көтәргә…

      – Син үзең ашыгасың,  –  дип елмайды Зифа.  – Ә ашыккан кеше ул гел көтәргә мәҗбүр була.

      – Ярый,  –  дип елмайды Илдус,  –  иртәгә икән  –  иртәгә!

      – Юк, бүген дә!  –  дип кеткелдәде профессор:  –  Төшке аш  –  синең исәптән. Бәйрәмне бүген башлыйбыз…

      – Иртәгә дәвам итәбез…  –  дип элеп алды Илдар.

      – Берәр айдан туктыйбыз,  –  дип шаркылдады Зифа.  –  Ай буе синең яңа фатирны бәйрәм итәбез.

      – Юк, алай булмый!  –  Илдус, ике кулын да күтәреп, аларга каршы төште.  –  Илдарның йортын кем юа?!

      – Ну, аныкы бик һуш китмәле түгел бит инде…  –  диде профессор, мыек астыннан елмаеп.  –  Чирле кешеләрдән калган бичара гына өйне юдың ни, юмадың ни аны… Ә синеке!.. Монысы бөтенләй бүтән!

      – Ярый, килештердегез! Киттек, әйдә, ашханәгә!..

      Алар шулай, шау-гөр килеп, ашханәгә атладылар. Ашханә дигәне лабораториядән чыгып берничә адымда гына урнашкан бер бүлмә иде. Бу  –  аларның гына ашау-эчү урыны, башка бүлекләрнең һәркайсының үзенеке бар, һәм анда да күзгә күренмәс роботлар СКАЧАТЬ