Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 6

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ бөтен нәрсә өчен дә шартлар тудырылган, өйләрендә алар оҗмахтагы шикелле яшиләр. Кеше-фәлән күренмәде. Ә урамнар… Күз явын алырлык якты нурлар белән балкып торган йортлар да, ул йортларны әйләндереп алган коймалар да искиткеч дәрәҗәдәге сәнгать әсәренә тиң иде, алар тередер, сулыш алалардыр, тирә-юньдәге хуш исләрне тоялардыр, талгын гына агылган тылсымлы моңны ишетәләрдер шикелле иде. Хәтта автомобиль юлы да җанлыдыр, син юл буйлап бармыйсыңдыр, урыныңда гына торасыңдыр, юл сине каядыр йөздереп барадыр сыман тоела иде. Соклангыч матурлык монда һәммәсен дә җанлы итеп күрсәтә, ә җаны бар әйберләргә карата ирексездән күңелдә хөрмәт уяна, син аларны үзең дә абайламастан ярата башлыйсың. Илдар ирексездән рәхәт елмаеп куйды. Бу дөньяны ул ярата иде. Һәрнәрсәсен аерым-аерым һәм барысын берьюлы. Үзең яшәгән дөньяга сөю йөртү шултиклем рәхәт иде.

      Агыйдел күперен чыгып Зорге урамына якынлашуга, хәрәкәт арта төште. Юлда автомобильләр дә, тротуардан атлаган кешеләр дә ешайды. Монда бөтен нәрсә үзгә иде. Бу инде алар яшәгән бистә түгел, бу шәһәрнең үзәгенә керә. Һәм ике-өч катлы шәхси йортлар бөтенләй юк, алар урынында егермешәр катлы хөкүмәт өйләре иде. Әмма алар да Илдарның күңелендә уянган ярату хисен сүрелдерә алмады. Бу йортлар үзләренчә матур иде. Алар да иртәнге кояш нурында төрле төсләргә кереп балкый, алар да җиргә үзләренчә ягымлы нур сибә. Моннан берничә көн элек кенә Илдар белән Ләйлә дә шушы йортларның берсендә яшиләр иде. Илдар үзләренең шушы йортларда гомер иткән чагын күз алдына китерергә тырышты. Унтугызынчы катта урнашкан өч бүлмәле фатир иде ул… Гаҗәпкә каршы, шуннан артык берни дә килеп чыкмады. Хәтерли алмады. Бөтен уңайлыклары булган яңа өйләренә кичә генә күченеп килсәләр дә, Илдар фатирдагы тормышның нечкәлекләрен оныткан иде. Әмма ул бер нәрсәне яхшы белә, бу фатирлардагы тормыш һич тә зарланырлык түгел, гомумән, алар бәхетле илдә, бәхетле шәһәрдә яшиләр, һәм алар белгән бөтен кеше дә үзен бәхетле итеп тоя иде.

      – Эх!..

      Илдарның күкрәгеннән ургылып чыккан шушы канәгатьлек авазыннан якты моң яралды, һәм ул моң, бар тирә-юньне дәртле дулкынга күмеп, бөтен салонга яңгырады. Ир аны ләззәтләнеп, бөтен күзәнәкләренең рәхәт земберләвен тоеп тыңлады. Үз күңеленнән яралган моң ич! Әлбәттә, Илдар әлеге моңның автомобиль синтезаторыннан таралуын яхшы белә иде. Аның күңел кичерешләрен тоеп торган автомобиль шул халәтенә туры килердәй музыка уйната. Ләкин бу үзе үк соклангыч түгелмени!

      Бераздан өен һәм хатынын юксыну белән бәйле баягы уңайсызлыкның эзе дә калмады. Ул үзен бәхетле итеп сизде. Шатлык очкыннары уйнатып торган күзләре белән тәрәзәгә бакты. Бәхетле шәһәрнең якты урамына. Урамда кешеләр бик күп түгел иде. Дөресрәге, нәрсә турындадыр сабыр гына гәпләшеп килгән ике ирдән башка берәү дә күренмәде. Ирләрнең икесе дә кырык яшьләр тирәсендә булып, икесе дә костюм-галстуктан иде. Хәтта киемнәренең тегелеше дә бертөрле сыман тоелды. Алар бары тик төсләре белән генә аерылалар, бөдрә коңгырт чәчлесе ак күлмәге өстеннән көрәнсурак төстәге СКАЧАТЬ