Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 3

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ бит… Ә үтерә алган булыр иде… Ир кинәт борылды да хатынының күзләренә карады. Аның күзләре адәмнекенә охшый башлаган иде инде. Һәм елмайгандай итеп куйды. Дәшмәде.

      Бүлмәгә кергәч, ул тагын хатынына карап елмайгандай итте. Бу аның гафу үтенүе булды шикелле. Кыйратылган бүлмәдә исән-имин килеш калган бердәнбер шкаф шүрлегеннән ак пакет алып, хатынына күрсәтте.

      – Менә…

      Егермегә унбиш сантиметр чамасындагы бу пакетта теләсә нәрсә булырга мөмкин иде. Хатын берни дә аңламады.

      – Нәрсә…

      Ир сүзне нидән башларга белми аптырап торды. Хатыны аны гафу итмәгән иде, әлбәттә. Әмма ир үзенең ачышы турында кем беләндер уртаклашырга тели иде. Шунсыз булмый. Шунсыз ул акылдан шашачак.

      – Менә шушы әйбер… борынгыдан калган мирас бу… һәм… Монда безнең дөньяның астын өскә китерерлек көч тупланган…

      Кинәт сирена тавышы ишетелде. Ир сораулы карашын хатынына төбәде:

      – Син?

      – Юк…  –  Хатын сүзенең ышанычлы чыкмавын күреп, өстәп куйды:  –  Юк, мин чакырмадым. Ант итеп әйтәм, мин түгел…

      – Һәй…  –  Ир тирән көрсенде дә кулындагы пакетны, ашыгып, шкафның бер тартмасына тыкты һәм аның ишегендәге төймәләргә баскалады. Эшен бетергәч, елмаеп куйды.

      – Миннән китте,  –  диде ул үз вазифасын башкарып чыккан пәйгамбәр тынычлыгы белән.  –  Мин сине ярата идем, җаным. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа…

      – Нәрсә?!  –  Хатын үз колакларына үзе ышанырга теләмәде.  –  Нәрсә дисең?..

      – Баш…  –  Ир баш бармагын маңгаена куйды.  –  Башымның бер исән урыны да калмасын… Син аңладыңмы?

      Хатын аңламады. Сирена тавышы хәзер колак төбендә генә ишетелә башлады. Бераздан ишек кыңгыравы шылтырады.

      – Аларны мин чакырмадым,  –  диде хатын, акланырга теләп.  –  Мин чакырмадым…

      – Беләм…  –  Ир елмайды.  –  Алар үзләре минем эзгә төшкән… Без туктаусыз күзәтү астында… Шуңа күрә баш турында онытма… Хәер… Бар, ишекне ач…

      Инде ишекне нык итеп дөбердәтәләр иде.

      – Бар,  –  дип кабатлады ир,  –  керсеннәр.

      Хатын коридорга атлады. Тик шундук ниндидер шартлау ишетелде. Ишекне җимереп кергән тәртип сакчылары инде коридор буйлап йөгерешә иде.

      – Бар,  –  дип ашыктырды ир,  –  каршы ал…

      Аның тавышында кырыс таләпчәнлек бар иде, хатын тәртип сакчыларына каршы атлады. Ләкин шундук артында шартлау тавышы яңгырады. Ул кинәт борылды һәм үз күзләренә үзе ышана алмыйча катып калды. Иренең башы торган урында куе төтен генә иде. Бераздан төтен таралды һәм… Ирнең муенында, ике якка караган кушуч сыман, яңак сөякләре генә серәеп тора иде. Башы тулысы белән диярлек юкка чыккан. Куе кан, баш мие һәм тагын әллә нәрсәләр, бергә укмашып, тәрәзә пәрдәләренә, шкаф ишегенә, идәндә аунап яткан СКАЧАТЬ