Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 5

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ алалар. Һәм һәр күренеш алар өчен зур яңалык, чиксез могҗиза булып тоела иде. Алар бәхетле иделәр. Бер-берсен өзелеп яраткан утыз биш яшьлек ир белән хатын өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр төсле иде.

      Бераздан Ләйлә ирен озатырга ишек төбенә чыкты.

      Икесеннән дә якты нур тарала иде. Өйдә бары тик алар гына тоя, алар гына ишетә алган татлы моң яңгырый.

      – Мин мондый йорт турында хыяллана да алмаган идем…  –  Хатын, назланып, аның муеныннан кочаклады:  –  Рәхмәт сиңа, кадерлем!

      Илдар канәгать елмайды. Хатынының чәчләреннән сыйпап, бит очыннан үбеп алды да аның кулын сак кына шудырып төшерде.

      – Чынлап та шәп, әйеме?  –  диде ул, галстугын төзәтеп.  –  Кыйбат та түгел.

      – Ә миңа, барысыннан да бигрәк, диван ошады,  –  дип, назлы елмайды хатын.  –  Эшеңнән тизрәк урап кайт, яме…

      Илдар сәгатенә карап алды да, мут елмаеп, тагын галстугына үрелде.

      – Әле вакыт бар.  –  Ул, галстугын салып, шкаф ягына ыргытты.  –  Күп түгел түгелен…

      – Юк…  –  Ләйлә аның галстугын эләктереп алды да кабат иренең муенына кидерде.  –  Эштән кайткач, яме…

      Илдар иренен бүлтәйтеп куйды. Һәм бик төксе кыяфәт белән галстугын төзәтергә тотынды.

      – Эшеңә соңлавыңны теләмим,  –  дип акланды хатыны,  –  үзең беләсең бит инде, мин ашык-пошык кыланганны яратмыйм. Кайткач, яме… Иркенләп, рәхәтләнеп…

      Илдар аны кинәт кочаклап алды да, күкрәгенә кысып, кая туры килә, шуннан үбәргә тотынды.

      – Бердәнберем минем…

      – Җаным…

      Алар, үзләре дә сизмәстән, наз дөньясына чумдылар, һәм кайнар сулышлар моңы, хисләр яктылыгы бөтен өйгә таралгандай булды. Әлеге иркәләшү тиз генә тукталачак түгел иде. Әмма көтмәгәндә ягымлы тавыш ишетелде:

      – Онытылып китмәгез! Илдар, эшеңә соңлыйсың.

      Әлеге тавыштан икесе дә аптырап катып калдылар. Кемнедер күрергә теләгәндәй, ирексездән тирә-якка күз ташладылар. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, икесе дә берьюлы кычкырып көләргә тотындылар.

      – Өй!  –  дип шаркылдады Ләйлә.  –  Өй безгә рөхсәт итми.

      – Күралмыйм бу өйне!  –  дип көлде Илдар.  –  Аның безгә комачауларга ни хакы бар? Ишетәсеңме, өй, син безгә комачаулама! Югыйсә…

      – Ә ул чынлап та хаклы…  –  диде Ләйлә.  –  Сиңа китәргә вакыт, кадерлем…

      Илдар хатынын үпте дә ишек төбендәге кечкенә келәмгә барып басты. Шундук келәм эченнән аның туфлие күренде, ул үзлегеннән ирнең аягына киелде. Бу хәл мизгел эчендә эшләнде, хәтта күз дә иярерлек булмады. Бер үк вакытта ниндидер күзгә күренмәс кул Илдарның чәчләрен матурлады, киемнәрен төзәтте, хәтта хушбуй да сиптереп куйды. Һәм барысы да әзер булгач, ишек ачылды.

      – Хәерле юл сиңа, Илдар!  –  диде ниндидер ягымлы тавыш.  –  Исән-имин йөреп кайт…

      Боларны сокланып күзәтеп торган Ләйләнең иренендәге елмаю бер генә мәлгә сүрелеп калды. Ишектән чыгып киткәндә, СКАЧАТЬ