Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 16

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ соң табылачагын, ә ул чорда инде «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгачагын алдан белеп эш йөрткәннәр. Киләчәк буын кешеләре: «Бу нәрсә икән соң?»  –  дип аптырап тормасын өчен, аның тышына зур хәрефләр белән «КИТАП» дип язып куйганнар.

      Бәлки, чынлап та шулай булгандыр. Әмма наширләр, ничек кенә алдан күрүчеләр булмасын, бер нәрсәне исләреннән чыгарган  –  дәверләр үзгәрү белән кешеләр дә, шул исәптән телләр дә үзгәрә, бер төрле төшенчәләр, анахронизмга әйләнеп, кулланыштан төшеп кала, алар урынына яңа сүзләр килә. Әлеге табылдыкның тышына зур хәрефләр белән КИТАП дип язып куелса да, бу сүз бүгенге заманның гади кешесе өчен берни дә аңлатмый иде.

      Ләкин Илдар гади кеше түгел иде. Рамил Әхмәтович аңа мәҗбүри рәвештә диярлек борынгы символларны өйрәткән иде. Ул вакытта әлеге эш Илдарга мәгънәсезгә вакыт үткәрү сыман тоелды. Хәтта профессор миннән нәрсәгәдер көлә шикелле, ни өчендер мыскыл итәргә тели, дигән уй да килгәләде башына. Әмма бу фикере шундук юкка чыкты. Ул Рамил Әхмәтовичның яхшы кеше икәнен белә һәм аңа тулысынча ышана иде. Өйрәнергә куша икән, димәк, шулай кирәк. Ләкин нигә иркенләбрәк эшләү мөмкинлеге бирмәскә? Шулкадәр нәрсәне берничә сәгать эчендә ерып чыгып буламыни?! Ләкин, кич җитүгә, бу уе да таралды. Профессор һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты. Илдар ул биргән тамгаларны таный гына түгел, ә тамганы тамгага кушып укый да ала иде инде. Һәм искиткеч кызык нәрсә икән  –  әлеге тамгалар белән кешенең сүзләрен билгеләп була… Илдарга бу кызык та, соклангыч та булып тоелган иде. Хәтта үзенең фәнни эшчәнлеген шушы темага багышлау турында да уйлаган иде. Һәм… Һәм, лабораториядән чыгуга, барысы турында да онытты. Әле менә, кулына китап килеп эләккәч, ул һәммәсен искә төшерде һәм канәгать елмаеп куйды. Әлбәттә, ул үзенең белемен генә түгел, ә Рамил Әхмәтовичның кисәтүләрен дә исенә төшерде. Бу белемнәрне беркем белән дә уртаклашырга ярамый. «Син боларның берсен дә белмисең. Кирәкле чагыңда гына хәтерлисең дә, кирәге беткәч онытасың,  –  дип кабатлады ул үзенә.  –  Аш сиңа ачыкканда гына кирәк, йокы  –  арыганда гына. Әлеге белем дә шулай ук. Ул сиңа бары тик ниндидер мәсьәләне чишкәндә генә кирәк…» Ләкин ул үзен бу уйларына ышандыра алмады.

      «Аң астыңа беркетеп куй,  –  дигән иде профессор,  –  үзеңнең гыйлемле икәнеңне аңлаган көннән алып, син  –  куркыныч кеше.»

      Кинәт Илдар буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул, сыңар кулы белән өстәлгә таянып, акрын гына креслога килеп утырды. Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухын дәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматик хезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Хатыны  –  ваннада. Йөрәгең ярылып үлсәң дә, йөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды. Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барысы да үзгәргәнен яхшы аңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер  –  шушы соклангыч дөньяның СКАЧАТЬ