СКАЧАТЬ
олуг кенәз Василий III, хатынын һәм балаларын алып, могҗизалар күрсәтүе белән даны таралган Троицк монастырена юнәлде. Могҗизалар күрсәткән изге Сергий бәйрәме көнне ял иттеләр, күңелле булды. Елена бәхетле вә шат иде, чөнки яшь кенәз Иван Телепа да яннарында иде. Олуг кенәз, Троицкийдан ауга чыгу нияте белән, Волок-Ламскийга таба кузгалды. Кенәз ау ярата, шат иде, чөнки ике угланы, яшь хатыны да янында. Ау уңышлы баргангамы, Озерцк авылында кунарга булдылар. Ир-канаты Василий таң белән ауга чыгып китте. Көнозын кайтмадылар, кичкә таба Елена борчыла башлады. Чапкынын җибәрде. Ул кайтып әйтте, олуг кенәз өч пошины укка алган икән. Эңгер иңеп килгәндә, капкаларны ачтылар, шау-шу купты. Елена шәл бөркәнеп ишегалдына йөгереп чыкты. Бер чанада ана поши, икенчесендә ата поши – мөгезләре тырпаеп торган үгез поши. Пошилар кан эчендә яталар. Пошиларны күргәч, Еленаның эче жу итеп китте. Әллә нигә үгез поши йөзендә ул үз ирен күрде һәм башына кисәк кенә килгән уйдан куркып китте. Олаучылар кайтса да, аучылар белән кенәз үзе юк иде, бу хәлгә янә курка калды Елена. Алай да эчке хафалануын берәүгә дә сиздермәде, кабаланып өйгә кереп китәргә итте, әмма күзе кан эчендә яткан пошига төшеп, янә туктап, аучылар кайтасы юлга бакты. Күренмәде ир-канаты. Шуннан ашыгып өйгә керде, чарасыздан, күзенә килгән яшь бөртекләрен сөртми, аягына килеп сарылган балаларын кочты. Баш улы Ваня: «Әнием, ни булды, нигә елыйсың?» – дип сорады. Ни өчен елаганын Елена үзе дә белми иде, ләкин, үгез пошины күрүгә, җаны-тәне белән тойды – ир-канатына нидер булган. Аның ишеткәне дә, укыганы да бар иде: күңелгә килгәне алга килер. Аннары сарай куштаннары яратмаган кенәзләрен еш кына ауда чакта укка алалар. Янәсе, ук саташкан. Чанада яткан чатлы-ботлы мөгезле үгез поши поши түгел, аның ире – олуг кенәз Василий III кебек тоелды ич. Пошиның күзләрен кан баскан, янбашындагы, күкрәк тирәсендәге ук эзләреннән вә яраларыннан кан тама. Янә мәһабәт җанвар түгел, чанада ир-канаты Василий ята кебек тоелды. Елена идәнгә тезләнде дә, улларын сөя-сөя: «Юк-юк, бәбкәчләрем, берни дә булмады, атагыз һаман кайтмый», – дия генә алды.
Ире Василий кенәзнең кан эчендә чанада ятуы күз алдына килүгә, коты алынулары юкка гына булмаган икән – ир-канаты аудан исән-имин кайтып керсә дә, йөзендә кышкы нур төсмере юк иде – чырае ап-ак, күзләре сүнгән, көчкә аягында басып тора.