Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 70

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Елена күз яше белән үк елый башлады:

      – Тимәскә идең син аларга, Василий.

      – Миңа сайлап торасы калмаган иде, Еленушка, йә ул мине, йә мин аны.

      – Барма бүген ауга, Василий җаным!

      – Бүген барам да, иртәгә китәрбез. Тынычлан, юкка күз яшең түкмә. – Василий хатынның ияк астыннан тотты, башын күтәрде, күзләренә карады. – Каяле-кая, елмай әле, чыгар әле кояш. Елмай. Менә шулай. Ир сүзе бер булыр, иртәгә кузгалабыз. Ә бүген янә ауга.

      Олуг кенәз Василий III сүзендә торды, кич аудан кайткач, иртәгә кузгалабыз, диде. Әмма үзенең җеп өзәрлек тә хәле юк иде инде. Ул шундук урынга ятты, шуннан соң гәүдәсен дә кузгата алмады, аны гелән күтәреп йөрттеләр.

      Кайтыр юлга бик иртә кузгалдылар. Елена, ирне киендергәндә, аның бил тирәсенә күз салды – бөтен тәнен ниндидер шеш баскан иде. Тәне эсселе-суыклы булып китте, әмма бер сүз дә әйтмәде, бары тик:

      – Василий, бәгърем, безгә тизрәк юлга чыгарга кирәк, – диде.

      Олуг кенәз сер бирмәскә тырышты:

      – Еленушка, без әле Тверь бае, дустым Иван Шигоняга кереп чыгабыз. Ул мине көтеп тора. Мин аңа керәм дип ышандырдым.

      Иван Шигоня исемен ишетүгә, Еленаның аркасы өшеп киткәндәй булды. Нәкъ шул адәм бит инде Василий кенәзнең беренче хатыны Соломонияне, чәчен кыркытып, көчләп монашка күлмәген кидереп, Суздаль монастырена озата, нәкъ шул кеше бит инде болай да бәхетсез хатынны тагын да бәхетсез итүче. Елена бала тапмаган булса, ул аны да нәкъ шулай итәчәк иде— чәчен кыркытып, монашка күлмәген кидереп, монастырьга озатачак иде.

      Хәле вә халәте ни кыен булса да, Елена күңеленә килгәнне ир-канатына ачып салмады, бары тик:

      – Әллә соң аңа кереп тормыйбызмы, Василий, хәлең дә мөшкел, – дия генә алды.

      – Керми булмый, Еленушка, мин аны сараема алырга булдым. Шигоня кебек тугры хезмәт күрсәтүчеләр җирдә аунап ятмый. Минем әнә ике малаем үсә. Мин тәхетне кемгә калдыру турында Шигоня белән ныклап сөйләшергә тиешмен. Ул каты куллы, тугры кеше, мин аңа ышанам.

      – Васыятьнамәне башка берәүгә язгансың түгелме соң, туганыңа?

      – Анысын тиз төзәтербез, Еленушка. Сараема Иван Шигоня кебек кешеләрне тупласам, аны гына җайларбыз.

      Тверь каласында табиблар кенәзне көтеп торалар иде инде. Иван Шигоня өендә табиблар олуг кенәз тәнендәге шешләргә балда изгән бодай камыры капладылар. Ике көннән шешләр тишелә башлады. Ләкин бер җирендә тишелсә, икенче җиренә яңа шешләр калкып чыкты. Ахыр кенәзнең бөтен тәнен ташлык кебек шеш басты. Яман хәбәр ишетеп булса кирәк, Тверьга, чаптырып, Еленаның агасы кенәз Михаил Глинский килде. Үзе белән бер сихерче карчыкны да алып килгән. Карчык кенәзгә әллә ниткән төнәтмәләр эчерде, иллә барыбер кенәзнең хәле яхшырмады. Тәмам хәле начарланган кенәзне Мәскәүгә алып китәргә булдылар. Бояр егетләре олуг кенәзне кулларында гына күтәреп, күпереп торган печән, аның өстенә йомшак сарык тиресеннән эшләнгән җәймә җәйделәр һәм, кенәзне алып, әкрен генә Мәскәүгә таба кузгалдылар. Мәскәү янындагы Воробьёво авылына җиткәч, кунарга СКАЧАТЬ